Җәмгыять
10 Июня , 08:07

Яңа түләүгә гаризалар кабул итәләр

1 июньнән балалы гаиләләр яңа ярдәм чарасына ия.

Яңа түләүгә гаризалар кабул итәләрЯңа түләүгә гаризалар кабул итәләр
Яңа түләүгә гаризалар кабул итәләр
Тиздән Башкортстанда ике яки аннан күбрәк бала тәрбияләгән ата-аналар еллык түләү ала башлаячак.  Аны билгеләү шартлары, мондый ярдәмнең кемнәргә күрсәтелүе турында “Молодежная газета”га Русия Социаль фондының Башкортстан Республикасындагы бүлеге җитәкчесе Фәнил Вахитов сөйләде.
– Республика халкына яңа түләү турында ниләр әйтә аласыз? 
– Беренчедән, мондый ярдәм 18 яшькә кадәр (уку йортында көндезге бүлектә белем алган 23 яшькә кадәр) ике яки аннан күбрәк бала тәрбияләгән, эшләп йөргән ата‑анага, уллыкка алган кешеләргә, опекуннарга һәм попечительләргә күрсәтелә. Аны алу өчен баланың әтисе дә, әнисе дә мөрәҗәгать итә ала.
Бу түләү кереме зур булмаган гаиләләргә физик берәмлекләрнең кеременә былтыр түләнгән салымның (НДФЛ) бер өлешен капларга мөмкинлек бирәчәк. Ягъни быел мөрәҗәгать иткәндә былтыргы шушы салымның түләнүе мөһим.
– Зур булмаган керем – ул күрсәткеч ничек билгеләнә?
– 2026 елда гариза биргәндә гаиләнең былтыр гыйнвардан декабрьгә кадәрге кереме исәпкә алына. Шул чорда гаиләдә җан башына уртача керем 2025 елда республикада җан башына яшәү минимумының 1,5 тапҡырга тиң күләменнән (23 673 сумнан) артмаса, ул шушы түләүгә дәгъва итә ала. Ләкин мохтаҗлыкны бәяләу күрсәткече моның белән генә  чикләнми. Түләүне тәгаенләгәндә бердәм пособиегә хокукны билгеләгәндәге кебек мөлкәтне комплекслы баяләү дә каралган.  Бердәм пособиены тәгаенләү шартлары күпләргә мәгълүм:
– гаиләнең бер фатиры булса, аның мәйданы мөһим түгел, шул ук вакытта берничә фатиры бар икән, һәр әгъзасына туры килгән торак мәйданы 24 квадрат метрдан артмаска тиеш;
– әгәр милектә  бер шәхси йорт булса, аның мәйданы нинди булуы мөһим түгел, ә инде бер ничә йорт исәпләнсә, һәр гаилә әгъзасына туры килгән торак мәйданы 40 квадрат метрдан артмавы шарт;
– гаиләдә бер автомобиль булуы мөмкин, ә ишле гаиләдә  яки бер әгъзасы инвалид булса, йә  ярдәм чарасы рәвешендә машина бирелгәндә, аларның икәү булуы ихтимал. Түләүгә ия булу шартлары белән Русия Социаль фонды сайтында танышырга мөмкин.
– Гаризаны караганда нинди керемнәр исәпкә алына?
– Үткән елгы бөтен рәсми килемнәр. Аларга эш хакы, пенсия, стипендия, алимент, гражданлык-хокукый килешү, авторлыҡ заказы килешүләре буенча хезмәт күрсәтүдән, эшкуарлыҡ эшмәкәрлегеннән, мөлкәтне сатудан алынган керемнәр, шулай ук банктагы вкладлар буенча процентлар һәм башкалар керә.
– Түләүнең күләме күпме?
– Ярдәм күләме һәркем өчен аерым билгеләнә. Ул узган елда физик берәмлекләрнең кеременә түләнгән салымга һәм шул ук керемнән 6 процентлыҡ ставка буенча исәпләнгән күләмгә тиң. Мәсәлән: былтыр 600 мең сумлыҡ керемнән гаиләдәге ана өчен 78 мең сум күләмендә НДФЛ (13 процент) түләнгән ди. НДФЛ-ны 6 процент ставка буенча исәплиләр, нәтиҗәдә 36 мең сум килеп чыга. Гаиләнең керемен һәм мөлкәтен тулаем бәяләү шартлары үтәлгән очракта, әти кеше яки ана 42 мең сум (78 мең – 36 мең = 42 мең) акча алачак.
– Бу түләү кемнәргә бирелми?
– Әгәр исәп-хисап чорында кешенең салым (НДФЛ) түләрлек кереме юк икән, аңа ярдәм акчасын түләмәячәкләр. Шулай ук гаиләдә 18 яшькә кадәрле яки көндезге бүлектә укыган 23 яшькә кадәрле ике бала булмаса, янә җан башына уртача керем халыкның җан башына уртача керемнең 1,5 тапҡырга тиң күләменнән артып китсә, андыйлар ярдәмнән файдалана алмый. Алимент буенча бурычлыларга, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәргә  яки бу хокукы чикләнгәннәргә дә түләүне бирмиләр. Моннан тыш, ярдәм чарасына ия булу өчен ата-ана да, балалар да Русия Федерациясе гражданы булырга һәм ил биләмәсендә даими яшәргә тиеш.
– Ата яки ананың берсе Русия гражданы булмаса, гаилә ярдәм чарасына дәгъва итә алмыймы?
– Иң мөһиме - гариза биргән кешенең гражданлыгы, балалар саны һәм кагыйдәләрдә каралган башка шартларның үтәлеше. Әгәр ата-ананың берсе, шулай ук балалары (кимендә икәү) Русия гражданы икән, ярдәм чарасын сорап мөрәҗәгать итә алалар.
– Түләүне алуга хокук гаилә хәленә карыймы? Мәсәлән, ата-ана аерылышкан булса...
– Юк, ата-ананың никахы да, балаларның кем белән яшәве дә түләүне алуга йогынты ясамый, иң мөһиме – калган шартлар үтәлсен. Янә гаиләдәге ике баланың бер әтидән булмавы да ихтимал. Монда инде гаилә башлыгы ярдәмгә дәгъва итеп, гариза яза алмый, чөнки аның баласы берәү. Түләүне алуга хокук тоташ гаиләнең түгел, ә анык атаның яки ананың ничә баласы булуга бәйле.
– Декрет ялындагы ананың кереме булмаса, түләүне алу мөмкинлеге бармы?
– Алда әйткәнемчә, төп шарт – узган ел өчен физик берәмлекләрнең кеременә салым (НДФЛ) түләү. Әгәр хатын былтыр эшләмәсә, кеременнән салым түләнми, димәк, 2026 елда аның түләүне алырга хокукы юк. Шул ук вакытта әгәр ул былтыр күпмедер вакыт эшләп, йөклелек һәм бала табу буенча ялга китсә, мөрәҗәгать итә ала. Канунда эшләнгән чор буенча чикләүләр юк.
– Ә пенсионерлар яңа ярдәм чарасына исәп тота аламы?
– Әлбәттә. Пенсионер статусы түләүне алу мөмкинлегенә йогынты ясамый. Әгәр ата яки ана 18 яшькә  яки көндезге бүлектә укыган 23 яшькә кадәрле баласы булган, эшләп тә йөргән һәм кеременә салым түләгән пенсионер икән, бөтен шартлар үтәлгән очракта, ярдәм чарасына дәгъва итә ала.
– Республика халкына гаризаны кайчан бирә башларга мөмкин?
– Эшләп йөргән ата-анага түләү елына бер тапкыр бирелә. Агымдағы елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итәргә була. Гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы, күп юнәлешле үзәкләр аша яки Русия Социаль фондының Башкортстандагы бүлегенең үзегезгә  якын клиент хезмәтендә тапшырырға мөмкин. Карар 10 эш көнендә кабул ителә, шул ук вакытта мәсьәләне карау вакытының 30 көнгә кадәр озайтылуы ихтимал. Түләү тәгаенләнгәч, ул биш эш көне эчендә күчерелә.
– Сораулар белән кайда мөрәжәгать итәргә?
– Гражданнар Русия Социаль фондының Башкортстандагы бүлекчәсе белгечләренә мөрәҗәгать итә ала. Бердәм бәйләнеш үзәгенең телефоны: 8–800–100–00–01. Шалтырату бушлай, эш вакыты дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр иртәнге 9.00-дән кичке 18.00 сәгатькә кадәр, җомга 9.00-дән 16 сәгать 45 минутка кадәр. Мәгълүматлар белән Русия Социаль фонды сайтында танышырга була. Без шулай ук социаль челтәрдәге сәхифәләрдә дә актив эшлибез.
 
ФОТО: Русия Социаль фондының БР бүлеге.
 
Автор:Гөлчәчәк Хәйруллина.
bashgazet.ru.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас