

Кунаклар өчен яшьләр арасында иң танылган татар башкаручылары: Beku, Ilgiz һәм Malsi Music, Дышать, Defne, GAUGA, Хижина Музыканта, Марат Яруллин һәм DJ Сөләйман чыгыш ясаячак. Чыгышлар Татарстанда ике телдә чыга торган «Идель – Идел» яшьләр журналлары ярдәмендә әзерләнә.
Татар сәхнәсе беренче тапкыр 2025 елда Казанда VK Fest‘та тәкъдим ителде, һәм бу – фестиваль тарихында Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш, тулысынча җирле мәдәнияткә багышланган, икенче музыкаль сәхнә барлыкка килүнең беренче очрагы булды.
«Татар сәхнәсе узган ел эксперимент буларак барлыкка килде, ләкин ул шулкадәр табигый рәвештә VK Fest фәлсәфәсенә кереп китте ки, хәзер аннан башка Казан фестивален күз алдына китереп булмый. Быел без сезгә тагын да шәп һәм көтелмәгән артистларны күрсәтәчәкбез», - диде VK Fest җитәкчесе Зоя Новикова.
Әлеге сәхнә татар музыка традициясе һәм заманча яңгырашы белән эшләүче артистларны янә берләштерәчәк һәм милли мәдәниятнең зур яшьләр фестиваль киңлегендә табигый яшәвен күрсәтәчәк.
«Безнең өчен иң мөһиме — татар мәдәниятенең заманча яңгыравы һәм бүген яшьләр җыела торган урыннарда тәкъдим ителүе. Безнең бурычыбыз — яңа исемнәр ачу, татар теле, музыкасы һәм традицияләрен актуаль шәһәр мохитенең бер өлешенә әверелдерерлек мәйданчыклар булдыру. VK Fest — нәкъ менә шундый киңлек, һәм без яңадан аның бер өлеше булуыбызга шат», — дип билгеләп үтте «Идель – Идел» журналларының баш мөхәррире Рәмзия Галимова.
VK Fest 7 июньдә «Казан» гаилә үзәге янында узачак. Төп сәхнәдә рэпер FEDUK, Дима Масленников, Клава Кока, Татьяна Куртукова, «Сироткин» Төркеме, Ришат Төхвәтуллин, Дора һәм Zivert чыгыш ясаячак. Автограф-сессиядә Клава Кока, Дима Масленников, Вики Шоу, «Импровизаторы», Платон Горохов, Ян Топлес һәм Супер Стас тамашачылар белән аралашачак.
Чыганак: «Идел».