+20 °С
Облачно


Хәйбулла районында бер бәләкәй малай белән күңелсез хәл килеп чыккан, ул тимер акчалар йоткан.
Акчалар баланың сулыш юлында тоткарланып калган һәм аңа тын алырга ирек бирмәгән. Аны ашыгыч рәвештә Акъяр хастаханәсенә алып барганнар.
Хирургия бүлеге мөдире, врач-эндоскопист Вильнур Сәүбанов эндоскопик җиһазлар ярдәмендә акчаларны чыгарган. Шуңа күрә җәрәхәтләр дә булмаган.
Сабый инде үзен яхшы хис итә һәм әлегә табиблар күзәтүе астында, дип хәбәр иттеләр үзәк район хастаханәсендә.