Җәмгыять
5 июнь , 18:40

Без булдырабыз!

   Владимир Путин Башкортстанны илкүләм инвестицион рейтингта алдынгы урыннарын саклап калу белән котлады.

Без булдырабыз!Без булдырабыз!
Без булдырабыз!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров XXIX Петербург халыкара икътисадый форумының пленар утырышында катнашты, анда Россия Президенты Владимир Путин чыгыш ясады.

    Дәүләт башлыгы дөнья икътисадындагы агымдагы вәзгыять һәм заманча шартларда ил үсешенең перспектив юнәлешләре турында сөйләде, икътисадны үстерү буенча төп бурычларны билгеләде, шул исәптән төбәк дәрәҗәсендә дә.

   Русия Президенты төбәк идарә итү командаларын инвестицион климат торышының милли рейтингында алдынгы позицияләре белән котлады. Исегезгә төшерәбез, Башкортстан анда өченче урынны алды.

   - Традиция буенча, форум кырларында Русия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингына да йомгак ясала. Быел беренчелекне Мәскәү, Татарстан Республикасы һәм Башкортостан, Түбән Новгород, Мәскәү өлкәләре аерды, - диде Владимир Путин. -Беренче тапкыр иң яхшылар рәтенә Санкт-Петербург һәм Сахалин өлкәсе керде. Иң югары динамика күрсәткән регионнар арасында: Ханты-Манси һәм Ямал-Ненец автономияле округлары, Омск, Владимир, Волгоград өлкәләре, Краснодар һәм Приморье крайлары. Хезмәттәшләремне әлеге нәтиҗәләр белән котлыйм.

Фото: promishkino.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас