Җәмгыять
3 Июня , 12:18

Балаларны имгәнүләрдән саклыйк!

Каникуллар җиткәч, меңләгән укучы ялга китә . Табигатькә эләккәч, балалар туристлык походына бару, уйнау, сикерү, йөгерү мөмкинлегенә шатланалар. Боларның барысы да өлкәннәр контролендә булганда яхшы, ләкин ул булмаса, бала җәрәхәт алырга мөмкин.

Җәй балаларда ишегалларында, урамда алган җәрәхәтләр, имгәнүләр, сынулар, күкрәк һәм корсак куышлыклары органнарына зыян килү, баш сөяге-мие җәрәхәтләре алуылар арта.

Балалар травматологы Псянчин Тимур Сынтимер улы әйтүенчә, балалары гел саклап кына йөреп булмый, өлкәннәрнең бурычы - аларны кисәтә белү.

 "Соңгы вакытта балаларның самокатларда йөрүе популярлашты. Ул зур ләззәт китерә, ләкин шуны истә тотарга кирәк, , һичшиксез саклагыч җайланмалар - шлем терсәкләр файдаланырга кирәк. Егылганда җитди имгәнүләр булырга мөмкин, һәм ешрак кул буыннары, беләкләр, тезләр зарарлана.

 Җәйге чорда балаларның пешүләре дә ешая, алар урта һәм өлкән яшьтәге балаларда ут чыгаручы булган предметлар белән уеннар вакытында һәм учаклар янында еш күзәтелә. 

Велосипедта йөргәндә җәрәхәтләнү аеруча игътибарга лаек. Мондый җәрәхәтләрнең яртысы 10-14 яшьлек балаларга туры килә. Җәрәхәтләрнең характеры төрле: җиңелчә җәрәхәтләрдән алып бик авыр катнаш җәрәхәтләргә кадәр, кайбер очракларда үлемгә дә китерергә мөмкин. Каты имгәнүләрнең турыдан-туры сәбәбе булып егылулар һәм хәрәкәт итүче транспорт белән бәрелешүләр тора.

Балалар травматизмын профилактикалау катлаулы проблема булып тора, аны хәл итү ата-аналар, медиклар, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре һәм мәктәп хезмәткәрләре тырышлыгын таләп итә.Балалардагы җәрәхәтләр балачак үзенчәлекләре: тормыш тәҗрибәсе булмау, үз-үзеңне контрольдә тотуның җитмәве, зур хәрәкәтчәнлек һәм кызыксынучанлык белән бәйле. Өлкәннәрнең бурычы - аларны кисәтә белү".

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас