

Фани дөнъяда кунак кына икәнебезне һәрберебез аңлый. Мәңгелек йорт, мәңгелек тормыш турында күп языла. Кемдер үлгәннән соң тормыш барлыгына ышана, кемдер исә үлдең дә беттең дигән фикердә. Ләкин... һәммәбезгә дә, иртәме-соңмы, шунда барасы. Зиратларга барып туганнарыңның, якыннарыңның каберләрен чистартсаң, бу якты дөнъяның кадерен ныграк аңлыйсың һәм изге эшнең савабы күплеген тагы да ныграк тоясың.
Май башында туган авылыбыз Кырла зиратын чистарту буенча өмә оештырылды. Өмәдә авылдашларыбыз җыештырдылар, кистеләр, чистарттылар. Барысына да рәхмәт сүзен җиткерәм, аларның тәннәренә – сихәт, җаннарына- тынычлык, шатланып, киң ризыклар белән ризыкланып, озын гомер яшәүләрен насыйп итсен Аллаһ! Кызганыч, бу көнне өмәчеләребез күп булмады һәм бары бер генә трактор эшләде. Ә бит биредә күбебезнең газиз ата- аналары, әби - бабалары, апа- абыйлары, балалары, якыннары җирләнгән. Һәркайсыбыз чарада катнашырга, әрвахларыбыз каршындагы изге бурычыбызны үтәргә тиештер.
Каберләрне чистарту өчен бер- ике сәгать вакыт җитә. Ә савабы күпме! Кайчак "ничек савап эшләргә? " дип аптырыйбыз. Ә бит моны эзләп йөрисе дә юк. Әгәр якыннарыбызның каберләре белән беррәттән инде ничә ел чистартылмаган чит каберләрне дә тәртипкә китерсәк, савабы бермә-бер күп булыр. Дөнъя эше беркайчан да бетми, туганнар. Көндәлек мәшәкатькә сылтап, мәрхүм якыннарыбызны онытырга хакыбыз юк!
Эльза Сираҗетдинова.
Чакмагыш, Кырла.