Республика халкы һәм җәмәгать эшлеклеләре Башкортстанның милли герое Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү мәсьәләсендә бронза скульптура композициясен торгызу яклы булдылар. Шунысы кызыклы, нәкъ менә шундый вариант баштан ук архивта сакланган проект документациясендә каралган.
Мәсьәләнең соңгы ноктасын Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров 1 июньдә узган атналык оператив киңәшмәдә куйды.
- Апрельдә без зур комиссия белән һәйкәлне реставрацияләү мәйданчыгында булдык. Белгечләр әйтүенчә, конструкциянең 80 процентын үзгәртергә кирәк. Дискуссия барышында без республика халкы хөкеменә чыгарган идея туды. Ышанычлырак юл белән барырга мөмкин – озак гомерле бронзадан һәйкәл коярга. Тышкы яктан ул хәзерге скульптура композициясе кебек үк булачак, - дип хәбәр итте Радий Хәбиров. - Сосланбәк Тавасиевның оныгы күптән түгел зур интервью бирде, анда ул аның башлангыч проекты турында сөйләде. Без барлык документларны да күтәрдек, алар архивта саклана. Һәйкәл бронзадан коелырга тиеш иде. Ләкин сез үзегез дә аңлыйсыз, нинди авыр вакытлар булды. Димәк, төсле металл башка бурычларга барган, шуңа күрә андый мөмкинлек булмаган
Шул ук вакытта белгечләр чуен статуяны да торгызуны дәвам итәчәкләр.
- Без һичшиксез һәйкәлне реставрацияләячәкбез, әмма аның катлаулы торышы конструкцияне климат йөкләнешенә туры китереп урнаштырырга мөмкинлек бирми, – диде Радий Хәбиров. - Республика халкы белән тагын киңәшләшергә, һәйкәлне кайда куярга һәм аны пыяла гөмбәз белән ябарлык урын табарга тәкъдим итәм. Бу тагын бер музей булачак. Кешеләргә мондый мәйданчыкка бару кызык булыр дип уйлыйм.
Радий Хәбиров бронза һәйкәл куюны 2027 елга планлаштырырга кирәклеген ассызыклады һәм тиешле юл картасын әзерләргә кушты.
Фото: museum-ufa.ru