

28-30 май көннәрендә Уфада «Торатау» Конгресс-холлында «Хатын-кыз бәхете территориясе» Бөтенрусия ачык академиясе уза.
Секцияләрнең берсендә бүген финанс белеме буенча «Җәйге каникулларда балаларга акчаны ничек дөрес кулланырга өйрәтергә?» дигән темага сөйләшү үткәрелде. Әти-әниләр, укытучылар, педагоглар өчен спикер булып РАНХиГС укытучысы, финанс мәдәнияте үзәге директоры Елена Феоктистова чыгыш ясады.
Хәзерге вакытта балалар үз гаиләләренең икътисади тормышына бик иртә керәләр. Беренче икътисади белемнәрен алар үзләре, тормыш тәҗрибәсендә ала.
– Кеше нинди генә яшьтә булса да, аңа икътисад ягыннан грамоталы булырга тиеш, – ди Елена Феоктистова. – Хәзерге балалар тормышта акча роле белән бик иртә танышалар. Чөнки алар көн саен урамда, телевизордан, мәктәптә, өйдә акча турында ишетеп торалар. Инде балалар кечкенә яшьтән үк акчаның кирәкле әйберне алырга мөмкинлек бирүен белә һәм алар үзләре генә акча белән кулланачагын да аңлый башлый.
Баланы киләчәктә акча белән сакчыл кулланырга өйрәтү өчен ата-аналар үзләре финанс яктан грамоталы булырга тиеш. Кайбер гаиләдә бала күп акча туздырудан куркып,"сиңа акча кирәкми, нәрсә телисең, үзем алып бирермен" дия. Ләкин бу дөрес түгел. Бала акча белән дөрес кулланырга өйрәнсен өчен, аңа әти-әнисе берникадәр суммада акча биреп, аны нинди максатларда кулланырга теләве белән кызыксынырга һәм аны файдалы туздырырга да ярдәм итәргә тиеш.
Әйтик, балагызга берничә көнгә җитәрлек итеп фәләнчә акча бирдегез, ди. Ә ул инде вакытыннан алда туздырган. Шул вакытта исенә төшерү мөһим: "Мин сиңа фәләнчә акча бирдем, син аны фәлән көнгә кадәр җиткерергә тиеш идең - без шулай сөйләштек бит. Димәк син кайбер әйберләдән баш тартырга тиеш идең. Хәзер бераз көтәсең һәм икенче тапкыр мондый очракта акыллырак булырсың!".
Бала финанс яктан белемен камилләштерү өчен акча куздыруның тәртибен аңларга тиеш: моның өчен бергә план төзү мөһим - көн саен нәрсәләргә ул акчаны сарыф итәргә һәм кайчанга кадәр җиткерергә тиеш булачак.
Үз финанслары белән ничек идарә итәргә икәнен белгән балалар үз чыгымнарын һәм тупланмаларын планлаштыра алалар, һәм шул рәвешле, үз финанс максатларына ирешә алалар, мәсәлән, мәгарифкә яки беренче машинага акча җыюга.
Финанс яктан белемле балалар акчаның кыйммәтен җиңелрәк аңлый һәм финанс карарлар кабул иткәндә үз куркынычларын һәм мөмкинлекләрен бәяли белә ала.
Ни өчен балаларны финанс грамоталылыгына өйрәтергә кирәк?
Балаларны финанс белеменә өйрәтү тискәре нәтиҗәләрне булдырмау өчен генә түгел, аларның имин киләчәген тәэмин итү өчен дә мөһим. Үз бюджетын планлаштыра һәм үз финанслары белән идарә итә белү балаларга киләчәктә финанс кыенлыкларын яхшырак җиңәргә һәм финанс яктан бәйсез булырга ярдәм итә ала" - дип сөйләде үзенең чыгышында Елена Феоктистова.
Елена Феоктистова турында кыскача белешмә:
20 еллык тәҗрибәсе булган финанс консультанты һәм юрист, "Инвестиции без риска 2.0", "Деньги есть всегда 2.0", "Умная девушка становится богатой" бестселлеры авторы, РАНХиГС практик-укытучысы, төбәк һәм федераль ММЧның даими эксперты, РФ Финанс министрлыгы проектында финанс грамоталылыгы буенча консультант-методистлар рейтингында беренче урынны били (2020 елда эш нәтиҗәләре буенча). 2020 елның финанс киңәшчесе, 2019, 2020, 2021 елларда РФ Финанс министрлыгыннан алтын грейд иясе. Ике игезәк улларын тәрбияли.
Исегезгә төшерәбез, «Хатын – кызлар бәхете территориясе» проектының максаты - төрле яшьтәге һәм мәнфәгатьләрдәге хатын-кызлар бергә җыелышып, үзләре турында белдерергә, сәләтләре белән уртаклашырга, үз тормышлары, эшләре, гаиләләре өчен үсү механизмнарын табарга.Ә Бөтенрусия ачык академиясенең иң мөһим бурычы - үз-үзенә ышанган, якты һәм бәхетле хатын-кыз формалаштыру.