

Ямьле җәйләр җиткәч кырда,
Эшләр беткәч, шатлыктан —
Барча халык агыла икән
Сабантуйлы мәйданга!
Эх, Сабантуй, кадерле туй,
Күңелләрне җилкетә!
Моңсызларны да җырлата,
Картларны да биетә!
Быел республика башлыгы Радий Хәбиров указы белән Сабантуйлар 30 майдан 18 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бу — басу-кырларда язгы чәчү эшләрен уңышлы тәмамлап, җиргә хезмәт салган игенчеләребезне олылау, милли традицияләрне яңарту һәм халыклар дуслыгын тагын да ныгыту бәйрәме.
Башкортстан Сабантуеның үзенчәлеге аның күпмилләтле булуында. Бер мәйданда башкорт курае, татарның моңлы гармуны, русның дәртле баяны, чуваш һәм мари халыкларының җырлары үрелеп бара.
Республиканың төрле районнарында Сабантуй мәйданнарында оештырылган этно-авыллар һәм милли тирмәләр бу көнне кунакларны чәк-чәк, бавырсак, хуш исле кымыз һәм башкорт балы белән каршы ала. Бу чараларда милли киемнәрнең матурлыгын, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрне күреп күңел сөенә. Ат чабышлары, тузан туздырып чапкан асыл аргамаклар бәйрәмнең иң дулкынландыргыч өлеше булып кала.
Сабан туе — гасырлар тирәнлегеннән килеп безнең буыннарга җиткән иң изге, дуслыкны пропагандалаучы бәйрәмнәребезнең берсе. Элек-электән үк авыл яшьләре Сабантуй алдыннан атларга атланып, чиккән сөлгеләр, яулыклар һәм бүләкләр җыйган. Бу матур традиция Башкортстанда бүген дә сакланып калды.
Быел сабантуй марафонын беренчеләрдән булып Әбҗәлил, Гафури, Зилаер, Калтасы һәм Күгәрчен районнары башлап җибәрә, ә иң күп районнарда (гамәлдә 20 муниципалитетта) бәйрәмнәр 6 июньгә туры килә.
Башкортстанда 2026 елда Сабантуйлар графигы:
Анда барлыгы 54 муниципалитет катнаша.
30 майда Әбҗәлил, Гафури, Зилаер, Калтач һәм Күгәрчен районнары халкы бәйрәм итә.
6 июньдә тантанага Әлшәй, Архангель, Аскын, Авыргазы, Бакалы, Бишбүләк, Бүздәк, Бөрҗән, Ярмәкәй, Зианчура, Кырмыскалы, Кушнаренко, Мәләвез, Миякә, Уфа, Учалы, Хәйбулла, Чакмагыш, Чишмә һәм Яңавыл районнары халкы кушыла.
11 июньдә — Баймак, Балтач, Белокатай, Благовар, Благовещенск, Борай, Дәүләкән, Дуван, Иглин, Илеш, Ишембай, Кыйгы, Краснокама, Мишкә, Нуриман, Салават, Стәрлебаш, Тәтешле, Туймазы, Федоровка һәм Шаран районнарында.
13 июньдә бәйрәм Бөре, Караидел, Мәчетле һәм Стәрлетамак районнарында узачак.
20 июньдә Бәләбәй һәм Куергазы районнарында Сабантуй билгеләп үтеләчәк. 4 июльдә – Дүртөйле районында. 18 июльдә сабантуй Белорет районында тәмамланачак.
Милли бәйрәмебез хәере белән узсын, барыбызга да Сабантуйларда күңелле ял итәргә насыйп булсын, дуслар!