

Кушнаренко ягына юл төшкәч, калтайлыларның шатлыгын уртаклашмый кала алмадык. Эш шунда: Калтай “Аек авыл” бәйгесендә җиңүчеләрнең берсе булды. Ул “Зур авыллар” номинациясендә өченче урынга чыкты. Бу хакта узган атнада Хөкүмәтнең киңәшмәсендә билгеле булды. Шуңа әле авыл халкында хис-кичерешләрнең ялкыны дөрләп торган чак.
– Үзебез дә соңгы көнгә кадәр белмәдек җиңүче булуыбызны. Ышанып та бетеп булмый әле, – дип каршы алды безнең Шәрип авылы биләмәсе башлыгы Рөстәм Фәнүз улы Гыйльманов.
Биләмәгә 9 авыл керә. Калтай, Шәриптән кала, зур авыл булып тора. Бүген анда 550дән артык кеше яши
– Шуларга өстәп, Уфага якын булгач, 10 бакчачылык ширкәте бар, – дип таныштырды авыл хакимияте җитәкчесе. Рөстәм Фәнүз улы бу вазифада ел ярым гына эшли. Шуңа карамастан, биләмәне биш бармагыдай белә: Калтайда туып-үскән ул, урындагы авыл хуҗалыгында хезмәт салган, аны җитәкләгән еллары да булган. Авыл тормышында кайнап яшәгәнгә халыкның уй-борчуларын да, ният-максатларын да яхшы белә һәм аңлый.
“Үз егетләре” тәкъдим иткәч, калтайлылар “Аек авыл”да катнашуга бердәм кушылган.
– Кешеләрне җәлеп итү авыр булмады дияр идем. Чаралар уздырганда өлкәннәр дә, яшьләр дә, хәтта ир-егетләр дә ялындырып тормадылар. Гомумән, бездә халык болай да актив: авылны төзекләндерү, зиратта өмә, спорт ярышлары яки мәдәни бәйрәмнәр булсынмы – һәркем кулыннан килгәнчә катнаша, ярдәм итә, – дип сөйләде әңгәмәдәшем.
***
Калтай авылы табигатьнең хозур бер почмагында урнашкан. Аның 300 елдан артык тарихы бар. Авылда урта мәктәп, балалар бакчасы, китапханә, модульле ФАП, почта, ике кибет эшли. Мәктәп ишегалдына МХОда һәлак булган авылдашлары Ильвир Галләмов һәм Илнар Гыйльманов истәлегенә куелган бюстлар каршы ала, “герой парталары” да булдырылган.
Клуб авария хәлендә булу сәбәпле, мәдәният учагы сүнмәсен дип, чаралар үткәрү өчен урындагы фермер Дамир Гыйльманов хуҗалык бинасын биргән. Әйткәндәй, ул – авылдыгы “Ихлас” мәчетен төзетүчеләрнең берсе дә, күп чараларны оештыруда иганәче дә. Авылда шактый зур гына “Калтай-Агро” хуҗалыгы бар. Ул авыл кешеләренең бер өлешен эшле иткән, икенчеләр Уфага йөреп эшли.
– “Аек авыл” бәйгесе буенча чаралар үткәргәндә мәктәп, клуб, китапханә, ягъни барлык тармак хезмәткәрләре зур ярдәм күрсәтте, – диде Рөстәм Гыйльманов. – Бергә тотынгач, күп эшләр башкарып чыга алдык, 80нән артык чара үткәрдек. Аларның һәрберсе артында зур хезмәт ята. Волонтерларыбыз да бик күп игелекле эшләр башкара.
Шунысын билгеләргә кирәк, бәйгенең төп юнәлешләренең берсе булып сәламәт тормыш һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар тудыру тора. Бу уңайдан калтайлыларның горурланыр урыны бар. Беренчедән, мәктәп территориясендә спорт белән шөгыльләнү өчен яңа мәйданчык булдырылаган. Ул – мәктәпнең “Һәр баланың уңышы” федераль проектында катнашуының матур нәтиҗәсе. Мәйданчык стандартлар буенча җиһазландырылган, тренажерлар резина өслеккә урнаштырылган һәм заманча койма белән әйләндереп алынган. Икенчедән, мәктәп янәшәсендә барлык мөмкинлекләре булган заманча спорт залы бар. Икесендә дә мәктәп укучылары да, авыл халкы да шөгыльләнә.
Шулай ук “Витязь-юниор” хәрби-патриотик клуб эшли. Ул 2007 елда Рөстәм Гыйльманов инициативасы белән ачылган.
– Клубны яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү, Ватан тарихы белән кызыксындыру һәм армиядә хезмәт итүгә әзерләү максатында оештырдык. Монда даими рәвештә тренировкалар, ушу буенча ярышлар уздырыла, – диде ул. Ата-аналар, иганәчеләр ярдәме белән спортчылар республикада, шулай ук төрле төбәкләрдәге ярышларда, Русия чемпионатларында катнашалар. Спорт мастерына дүрт кандидатлары бар.
– Спорт белән шөгыльләнү – ул аек тормыш нигезе, – ди Рөстәм Фәнүз улы. – Тагын шуны да әйтим: әлеге клуб тәрбиясенең нәтиҗәсе буларак, безнең авылдан хәрби белгечлекне сайлаучылар арта. Алар яшь буынга үрнәк булып тора.
***
Тагын бер үрнәк алырлык күренеш – Калтайда аракы сатмыйлар.
– Ике кибетнең берсендә дә аракы юк, кешеләр өйдән дә сатмый. Бу бездә тамырыннан тыелган, – дип сөйләде әңгәмәдәшем. Аның сүзләренчә, “Аек авыл” бәйгесе комиссиясенең ике әгъзасы, алдан хәбәр итмичә авылга килеп, кибетләрнең аракы сату-сатмавын үзләре тикшергән, кешеләрдән дә сораштырган.
– Аек тормыш тәү чиратта үзебез өчен кирәк. Аракы сатылмагач, аны кулланучылар да азайды. Бүген кешеләр матур яшәргә, җитеш дөнья көтәргә тырыша. Гомумән, бездә халык бердәм. Барлык чаралар нигезендә дә патриотик рух ята, – дип бәян итте биләмә башлыгы.
***
“Аек авыл” бәйгесендә җиде ел буена Кушнаренко районыннан төрле авыллар катнашып караган. Калтай – җиңүче исеменә лаек беренче авыл. Өстәвенә, аларга бу бәхет беренче омтылышта ук елмайган. Моның сере нәрсәдә дип кызыксынам.
– Сере – бердәмлектә, – диде Рөстәм Фәнүз улы ике дә уйламыйча. – Бездә тату, хезмәт сөючән, инициативалы, актив халык яши. Авыл белән тырышканга шундый нәтиҗәгә килә алдык дип уйлыйм. Форсаттан файдаланып, Калтай халкына зур рәхмәт әйтәсем килә, авыл советы командасы да нык ярдәм итте. Район хакимияте башлыгы Марат Заһит улы Латыйпов та һәрвакыт куәтләп, хуплап торды. Мондый бәйгене оештыручыларга, республика җитәкчелегенә зур рәхмәт. Конкурсның файдасы авыллар өчен бик зур һәм мөһим.
Алар 2,5 миллионлык сертификатны төзекләндерүгә тотарга ниятлиләр.
– Авыл уртасында парк ясарга иде. Фонтаннар, утлар куеп, эскәмияләр урнаштырып, заманча ял итү урыны булдырасы килә. Эштә уңган халыкка ял итү өчен дә мөмкинлекләр булырга тиеш. Бу уебызның “Аек авыл” ярдәме белән тормышка ашырылуы икеләтә шатлыклы, – диде Рөстәм Фәнүз улы.
Русия сәламәтлек саклау министры Михаил МУРАШКО:
– Башкортстанда гамәлгә ашырыла торган “Аек авыл” проекты – сәламәт яшәү рәвешен таратуның уңышлы мисалларыннан берсе. Спорт һәм иҗат белән шөгыльләнүче, аек тормыш рәвешен даими алып баручы кешеләр саны арта. 2019 елдан республикада алкоголизм белән авыручылар саны өчтән бер өлешкә диярлек кимегән. Бу – меңләгән сакланып калган гомер, сакланып калган гаиләләр, балаларның сакланып калган киләчәге.
Башкортстан Башлыгы Радий ХӘБИРОВ:
– “Аек авыл” – искиткеч бәйге! Һәм ул чыннан да безнең көткәннәрне уздырды. Кешеләрдә нормаль яшәү рәвешенә тартылу һәм яхшылыкка ышаныч барлыкка килә. Проект олысын да, кечесен дә – бик күп кешене җәлеп итә. Район башлыкларының җан атуларын күрәм. Шуңа бу проектны дәвам итәчәкбез.
Кушнаренко районы хакимияте башлыгы Марат ЛАТЫЙПОВ:
– “Аек авыл” проекты төрле яшьтәге, төрле карашлы кешеләрне берләштерде. Бу уңыш артында авыл халкының бердәмлеге һәм хезмәт сөючәнлеге тора. Калтайлылар үз үрнәге белән туган җирне яратырга, гореф-гадәтләрне сакларга, туган якның иминлеге турында кайгыртырга кирәклеген күрсәтте.
Шәрип авыл биләмәсе башлыгы Рөстәм ГЫЙЛЬМАНОВ:
– Бәйгенең файдасы авыллар өчен бик зур. Ул авыл халкын берләштерә. Җиңүебезнең сере дә – бердәмлектә. Сертификат авылны төзекләндерүдә ярдәм булса, аек тормыш үзебез өчен кирәк.
Калтай мәктәбе директоры Гүзәл САФИНА:
– “Аек авыл” бәйгесенең әһәмияте мәктәп өчен дә бик зур. Иң мөһиме – ата-аналар аек тормышка омтылалар. Бездә бер бала да исәптә тормый. Патриотик һәм физик тәрбиягә зур игътибар бирелә.
Калтай китапханәсе мөдире Гөлнара САФИНА:
– Бәйгенең файдасы зур. Без тәҗрибә уртаклашу өчен Чакмагыш, Дүртөйле һәм Уфа районы авылларына бардык.Үзебездә исә район күләмендәге чараны тарихка, милли йолаларга бәйләп үткәрдек. Китапханәгә йөрүче актив укучылар да бик теләп катнашты. Бердәмлекнең нәтиҗәсе матур уңышын бирде.