

Хөрмәтле Идел буе федераль округында яшәүчеләр!
Сезне Исламның иң якты һәм әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе — Корбан бәйрәме белән котлыйм! Русиядә Исламның уникаль әхлакый һәм мәдәни тәҗрибәсе – Идел буе федераль округында гражданлык җәмгыятен ныгытуның, милләтара һәм динара диалогны үстерүнең мөһим өлеше, анда гасырлар дәвамында төрле конфессия вәкилләре дус һәм тату яши.
Бу изге бәйрәм йөрәкләрегезне шатлык белән тутырсын, иманыгызны ныгытсын, йортларыгызга иминлек һәм гармония китерсен. Сезгә сәламәтлек һәм бәхет телим!