Җәмгыять
27 Мая , 06:08

Корбан бәйрәме белән!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады.

Корбан бәйрәме белән!Корбан бәйрәме белән!
Корбан бәйрәме белән!

Хөрмәтле Башкортстан мөселманнары!

   Исламда иң хөрмәтле бәйрәмнәрнең берсе булган Корбан бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм!

   Тормыш ничек кенә үзгәрмәсен, безнең өчен традицион кыйммәтләр мәңгелек булып кала. Без ата-бабаларыбыз васыять иткәнчә эшлибез – туганнарыбыз һәм якыннарыбыз турында кайгыртабыз, мохтаҗларга ярдәмгә киләбез, Ватаныбызны саклыйбыз.

   Башкортстанның мөселман өммәте һәрвакытта да дини белем бирүне үстерүгә, республика халыклары арасында үзара ихтирамны һәм күршелек мөнәсәбәтләрен ныгытуга зур өлеш кертә. Руханиларның үгет-нәсихәтләре безгә сынауларны җиңүдә рухи көч бирә.

   Бу бәрәкәтле көннәрдә без туганнарыбыз һәм якыннарыбызның, яклаучыларыбызның сәламәтлеге, республикабызның һәм уртак йортыбызның – Русиянең иминлеге һәм чәчәк атуы өчен Аллаһы Тәгаләгә догалар укыйбыз.

   Башкортстан мөселман җәмгыятьләренә иҗтимагый тормышта актив катнашулары һәм яшьләрне тәрбияләүләре, махсус хәрби операция сугышчыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына рухи һәм гуманитар ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәм.

   Гаиләләрегездә мәхәббәт һәм татулык булсын, ә өйләрегездә балаларның шат көлүе яңгырап торсын! Ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм игелекләр телим!

                          Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас