Җәмгыять
25 Май , 08:54

Радий Хәбиров чыгарылыш укучыларына карата игътибарлы булырга өнди

Радий Хәбиров чыгарылыш укучыларына карата игътибарлы булырга өндиРадий Хәбиров чыгарылыш укучыларына карата игътибарлы булырга өнди
Радий Хәбиров чыгарылыш укучыларына карата игътибарлы булырга өнди

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров  атналык оператив киңәшмәдә «Соңгы кыңгырау»дан алып, имтиханнар вакытында һәм  укулар тәмамланганчы чыгарылыш сыйныф укучыларына рухи яктан ярдәм итү бурычын куйган. Мәгариф министрына мөрәҗәгать итеп, төбәк җитәкчесе ведомствоны штаб режимына күчерүне таләп итте. Шулай ук ул балаларның хәвефле халәтен вакытында күреп алу өчен мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарларын эшкә "җигәргә" кушкан.

- Балаларга уңышлар телик, алар өчен бу бик авыр вакыт, - диде Радий Хәбиров.Бу көннәрдә мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарларына игътибарлы булсыннар дип әйтергә кирәк, мәктәпләрдә нинди хәлләр барлыгын күзәтсенннәр, кирәген күрә белсеннәр. Кайбер балалар шулкадәр борчыла ки, стресска түзә алмыйлар, бу вакытта аларга ярдәм итәргә кирәк, - ди ул.

 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас