

Бу уникаль хәйрия проекты алтынчы ел инде Русиянең төрле яшьтәге һәм һөнәрдәге хатын-кызларын берләштерә. Кунакларны ике көнлек лекцияләр, дискуссияләр, осталык дәресләре, консультацияләр һәм чагу мәдәни чаралар көтә.
Чарага киләчәк кунаклар: театр, кино, телевидение актёры, театр режиссёры, сценарист, кинопродюсер Сергей Безруков, психология докторы, «SKILLFOLIO» компаниясенә нигез салучыларның берсе Виктория Шиманская, Русия Дәүләт Думасының Мәгълүмат сәясәте, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә комитеты рәисе урынбасары, телетапшырулар алып баручы Марина Ким, «Хорев» медицина үзәгенең баш табибы, «Чиксез табиблар» оешмасы президенты Роман Барак (Израиль), РФның атказанган артисты, Совет һәм Русия эстрада артисы, актёр Карен Аванесян, РФның халык артисты, театр, кино һәм телевидение актёры, театр һәм кино режиссёры Андрей Соколов, Әзербайҗан Республикасының атказанган артисты Этери Джафарова, Милли Мәҗлес мәдәният комитеты рәисе, Әзербайжанның, Башкортстанның, Үзбәкстанның, Төрекмәнстанның халык артисты, профессор Полад Бюль-бюль оглы, Шопен исемендәге халыкара яшь пианистлар конкурсы лауреаты, «Эмми» премиясе лауреаты Лола Астанова (АКШ) һәм башкалар.
Быелгы «Хатын-кыз бәхете биләмәсе» сәнгать темасына зур игътибар бүләчәк.
28 май, беренче көнне, стратегиягә, лидерлыкка, хәйриягә һәм киләчәк турында ачык диалогҡа багышланачак. Концерт залында педагоглар, психологлар, мәгариф өлкәсе белгечләре өчен психология докторы Виктория Шиманскаяның «Куркыныч зонасындагы балалар: ата - аналәр ничек хәвефне бәла килгәнгә кадәр күрә ала?» лекторие, шулай ук депутат Андрей Исаев, телетапшырулар алып баручы Юлия Барановская һәм мода тарихчысы, сәнгать белгече Анатоль Вовк катнашлыгындагы «Сәнгать һәм сәясәт» эксперт майданчыгы үтәчәк.
29 май, икенче көнне, саулык, гаилә, психология һәм эчке гармониягә юнәлтелгән. Көн тәртибен концерт залында психолог-консультант Владимир Хмыровтың «Алар озын һәм бәхетле яшәделәр. 21-нче гасырда озак вакытлы мөнәсәбәтләрне нәрсәгә корырга» лекциясе башлап җибәрәчәк. Монда шулай ук Гөлназ Фәттахова («Бәхетле булу сәнгате») һәм Лилия Курамшина («Сөйләү сәнгате») чыгыш ясаячак. Параллель рәвештә төп медицина мәйданнары эшлиячәк: Израильдән һәм Русия табибларының «Сәламәт булу сәнгате» (модераторы – табиб-терапевт, кардиолог, медицина фәннәре кандидаты, «Беренче линия» longevity-курортының баш табибы Анна Ратникова), башка саралар.
"Башкортостан" гәзите сайтыннан.