

18 майда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Республика йортында Гражданлык җәмгыятен үстерү һәм Кеше хокуклары буенча Русия Президенты каршындагы Совет әгъзасы, «бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе рәисе Александр Брод белән очрашты. Көн тәртибендә - Бердәм тавыш бирү көненә әзерлек мәсьәләләре.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстанда 2026 елның сентябрендә Русия Дәүләт Думасына, шулай ук Уфа шәһәр советына һәм авыл җирлекләре Советларына депутатлар сайлаулар узачак.
– Сайлаулар конкурентлы булачак һәм без барлык сәяси партияләрнең дә шактый актив булуын күрәбез, - дип ассызыклады республика Башлыгы.
Александр Брод тавыш бирүне бәйсез күзәтүне оештыру һәм сайлау кампанияләренең үтәкүренмәлелеге, легитимлыгы өчен шартлар тудыру мөһимлегенә игътибарны юнәлтте.
Радий Хәбиров «бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясе рәисен август ахырында Уфада узачак Башкортстан гражданнар форумында катнашырга чакырды.
Фото: asilikul.ru