

Конкурсның оештыру комитеты рәисе урынбасары, Бөтендөнья башкорт корылтае Президиумы рәисе, Русия Дәүләт Думасы депутаты Эльвира Аиткулова хәбәр иткәнчә, бу юлы муниципаль этапта 52 районнан 845 авыл торак пункты катнашкан. Шулардан 52 авыл республика этабына чыкты, алар «эре», «зур», «урта» һәм «кече» торак пунктлар номинацияләрендә көч сынаштылар.
Шунысы мөһим, «аек авыл» проекты федераль дәрәҗәдә дә хуплау таба. Конкурсны һәрвакыт Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко билгеләп үтә, ул җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына махсус видеомөрәҗәгать тә юллаган.
Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата сертификатлар алдылар, акчаларны авылларны төзекләндерүгә тотачаклар.
Радий Хәбиров шулай ук Бөрҗән районының Гаделгәрәй авылына өстәмә ярдәм күрсәтергә кушты. Анда яшәүчеләргә бик кирәкле суүткәргеч төзиячәкләр.
-Искиткеч конкурс! Кешеләрдә нормаль яшәү рәвешенә тартылу, команда булдыручы характер һәм яхшылыкка ышаныч барлыкка килә, - дип йомгаклады Радий Хәбиров. - Проект бик күп кешене җәлеп итә – олысын да, кечесен дә. Башлыкларның бу вакыйга өчен ничек җан атуларын күрәм. Шуңа күрә дәвам итәчәкбез.
Фото: iuldash.ru