Җәмгыять
18 Мая , 07:41

Фәннең алга китеше сокландыра!

   Уфа вузара кампусында Русия халыкара ортопедия конгрессы узды.

Фәннең алга китеше сокландыра!Фәннең алга китеше сокландыра!
Фәннең алга китеше сокландыра!

Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусында халыкара катнашлыгында «Фән, инновацияләр һәм практика» Русия ортопедия конгрессы узды. Мәйданчык травматология һәм оропедия өлкәсендә белгечләрне, фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен һәм практик табибларны берләштерде.

   Конгресс эшендә Үзбәкстан, Таҗикстан, Кыргызстан, Казахстан белгечләре, шулай ук Идел буе һәм Урал федераль округлары вәкилләре катнашты. Халыкара формат төрле илләр тәҗрибәсе, пациентларны дәвалау һәм реабилитацияләүнең заманча алымнары, шулай ук травматология һәм ортопедиягә яңа технологияләр кертү перспективалары турында фикер алышырга мөмкинлек бирде.

   Төбәк фәнни мәктәпләренең өлешенә аерым игътибар бирелде. Башкорт травматолог-ортопедлар мәктәбе медицина практикасында кулланыла торган үз эшләнмәләрен һәм тикшеренү нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

   Ике көн дәвамында катнашучылар травматология-ортопедия хезмәтен үстерүнең төп юнәлешләре турында фикер алыштылар. Игътибар үзәгендә сынуларны дәвалауның заманча ысуллары, медицина ярдәмен оештыру, аның нәтиҗәлелеген күтәрү, биотехнологияләр кертү һ.б. мәсьәләләр каралды.

   Экспертлар тукыма инженериясе технологияләрен, күзәнәк методларын, диагностикада һәм таргет терапиясендә ген-инженер конструкцияләрен, имплантатлар булдыру өчен 3D-басма куллану, шулай ук робот хирургиясе мөмкинлекләрен карадылар. Программаның мөһим блогы хирургия тыкшынуына кадәр һәм аннан соң медицина реабилитациясенә багышланган иде.

Фото: srgazeta.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас