

15 май көнне "Арт-квадрат" мәйданчыгында "В кругу семьи" дип аталган чара үтәчәк.
Программада: 14:00 сәгатьтән «МолотОК» күргәзмә-ярминкәсе эшләячәк, анда яшүсмерләр кул эшләрен сатуга тәкъдим итәчәк. Шулай ук теләүчеләр өчен «Үз эшеңне ничек ачарга»дигән мастер-класс үткәреләчәк.
15:00дә гаиләләр парады башлана — бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле булачак ул
15:00дән 18:00гә кадәр кунакларны зур күңел ачу программасы көтә. Оештыручылар Уфа гаиләләрен парадта катнашырга чакыра.
Исегезгә төшерәбез, 12 майдан 17 майга кадәр Башкортстанда ел саен 15 майда билгеләп үтелә торган Халыкара гаилә көненә багышланган Гаилә атналыгы уза. Атна программасына күп төрле чаралар кертелгән: авыр хәлдә калган гаиләләр өчен балалар товарларын җыю буенча «Игелек гаилә бумерангы» хәйрия акциясе; сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлдерелгән «Сәламәт гаилә – сәламәт республика» акциясе; ЗАГСларда яшь парларны һәм гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү һ.б. Тулырак мәгълүмат: "Молодежная газета" сайтында.