Җәмгыять
9 Мая , 04:00

Купальниктан төшкән фотолар өчен штраф кертүгә карашыгыз нинди?

Куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш буенча федераль проект җитәкчесе Виталий Бородин интернетта су коену киемендәге фотоларны чикләргә тәкъдим иткән, диләр... Әстәгъфирулла! 

Купальниктан төшкән фотолар өчен штраф кертүгә карашыгыз нинди?Купальниктан төшкән фотолар өчен штраф кертүгә карашыгыз нинди?
Купальниктан төшкән фотолар өчен штраф кертүгә карашыгыз нинди?

Аның фикеренчә, социаль челтәрләрдә “артык ачык контент” күбәеп киткән, ә интернеттагы контроль чаралары җитәрлек дәрәҗәдә эшләми. Шуңа күрә ул Роскомнадзорга махсус мөрәҗәгать юлларга ниятли.

Бородин тәкъдим иткән чаралар арасында купальниктагы фотоларны блоклау һәм мондый контент урнаштыручыларга зур күләмдә штрафлар кертү дә бар.

– Бүген социаль челтәрләргә керсәң, анда бер эротика диярлек. Патриотик контент бик аз калды. Шуңа күрә реаль штрафлар кирәк: беренче тапкыр – 2 миллион сум, икенче тапкыр – 10 миллион сум, – дип белдергән ул.

Фото: laserone38.ru.

Купальниктан төшкән фотолар өчен штраф кертүгә карашыгыз нинди?
Купальниктан төшкән фотолар өчен штраф кертүгә карашыгыз нинди?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас