

«Башкортстан Республикасы» нәшрият йорты журналистлары һәм блогерлар яңа туры Уфа – Сухум даими рейсының беренче пассажирлары арасында. Юнәлешне эшләтеп җибәрү тантанасы бүген иртән «Уфа» халыкара аэропортында узды. Корреспондентлар «Руслайн»авиакомпаниясенең Bombardier CRJ-200 белән юлга чыктылар.
Коммерция директоры Денис Никитин хәбәр иткәнчә, хәзер Абхазиянең Кара диңгез ярларына Сочи белән чиктәге традицион күп сәгатьлек “бөкеләрсез” генә дә барып җитәргә мөмкин.
"Элек Абхазиягә бару чын җәфа иде. Сочига, бәлки, транзит белән очарга, чиктә күп чакрымлы “бөкеләрдә” торырга, өстәмә акчалар сарыф итәргә кирәк булды. Бүген исә туры рейс белән – өч сәгать ярым вакыт эчендә сез инде Кара диңгез буенда булачаксыз: чын Кавказ аджикасын татып карагыз, Кара диңгез һавасын сулагыз һәм табигать белән ләззәтләнегез".
Самолет 50 урынга исәпләнгән. Беренче рейстан ук юнәлешнең уңышлы булачагы билгеле булды: билетларны 40ка якын кеше сатып алды.
Денис Никитин сүзләренчә, әлегә Сухум-Уфа-Сухум рейсы атнага бер тапкыр башкарылачак. Авиаэлемтәне октябрь ахырына кадәр сакларга планлаштыралар, пассажирлар бәрхет мизгелендә дә ял итә алсыннар өчен.
Яңа рейс Башкортстанны туристлык урыннары белән генә бәйләп калмыйча, Абхазия коллегалары белән партнерлык мөнәсәбәтләре өчен турыдан-туры төбәкара элемтә дә ача. Бу Уфа белән Сухум арасында советлар чорыннан соңгы тарихтаа беренче туры авиакүпер. Сүз уңаеннан: узган елда «Сухум» халыкара аэропортын реконструкцияләү башланды, аны тиздән тәмамларга планлаштыралар.
Әгәр ихтыяҗ 70-90 проценттан артып китсә, аэропортта очышларны арттыруны вәгъдә итәләр.
Беренче рейс очып киткән CRJ-200 самолеты линиядә калачак: партнер авиакомпания нәкъ менә шушы һава судноларын куллана. Агымдагы сыйдырышлылык, ташучы фикеренчә, бу сезонга җитәрлек. Бортны күп сыйдырышлыга алыштыру мәсьәләсен урта сроклы перспективада, тотрыклы югары ихтыяҗ булганда гына караячаклар.
Фото: mgazeta.com