Җәмгыять
5 Май , 07:32

«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы сине көтә, яугир!

Башкортстанда СВО ветераннары арасында иң яхшы профессионаллар билгеләячәкләр.  

«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы сине көтә, яугир!«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы сине көтә, яугир!
«Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы сине көтә, яугир!

Башкортстанда СВО ветераннары арасында иң яхшы профессионалларны билгеләячәкләр.

 

Башкортстанда «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсы йомгаклары буенча СВО ветераннары арасында иң яхшы профессионалларны атаячаклар

15 майда Башкортстанда «икенче старт» номинациясе буенча «Һөнәре буенча иң яхшысы" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының төбәк этабы узачак.

Махсус номинация СВО ветераннары өчен каралган һәм төрле белгечлекләрдәге осталарны катнашырга чакыра. Көз конкурсның төбәк этабында җиңүче беренче урын һәм төп акчалата приз – 1 миллион сум өчен федераль этапта көрәшәчәк.

Конкурс «Кадрлар» илкүләм проекты ярдәмендә уза. - "Икенче старт" - күңеленә хуш килгән һәм һөнәри казанышлары турында сөйли алган кешеләр өчен бик яхшы стимул. Конкурс яугирләребезне тыныч тормышка кайтару буенча нәтиҗәле механизм булачак. 21 яшьтән өлкәнрәк булган ветераннарны һәм хәрби операциядә катнашучыларны көтәбез. Болар ялланган эшчеләр, шәхси эшмәкәрләр яки үзмәшгульләр булырга мөмкин, - диде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова.

Конкурс теоретик белемнәрне, практик биремнәрне тикшерүне үз эченә алган сынаулардан тора. Алар ярышлар мәйданчыгында да, дистанцион рәвештә дә узачак. Катнашучылар видеоролик яки электрон презентация тәкъдим итәләр.

«Икенче старт» номинациясе буенча Конкурсның төбәк этапларына «Русия эше» сайтында 2026 елның 5 маена кадәр гариза бирергә мөмкин һttps://konkurs.trudvsem.ru/ .

Конкурсның хәрби тәҗрибәгә ия катнашучылар арасында төбәк этабы 15 майда Уфада дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең югары уку йортлары арасындагы студентлар кампусы базасында узачак. «Һөнәре буенча иң яхшысы» конкурсының «икенче старт» номинациясендә җиңүче октябрь башында Самара өлкәсендә конкурс финалистлары арасында республика данын яклаячак.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас