Җәмгыять
4 Мая , 07:57

Радий Хәбиров: "Республика өчен бу – зур югалту"

Радий Хәбиров: "Республика өчен бу – зур югалту"Радий Хәбиров: "Республика өчен бу – зур югалту"
Радий Хәбиров: "Республика өчен бу – зур югалту"

"Республика гаять зур югалту кичерде, без әле моны аңлап та җиткермибез.  Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Борисович Толкачев вафат булды.

Күп еллар дәвамында ул республикага һәм аның халкына тугры хезмәт итте.  Ул рухи яктан да бик көчле, батыр кеше иде. Озак вакыт каты авыру белән көрәште, бик катлаулы операция кичерде. Гомеренең ахырына кадәр кәефен төшермәде, бөтен авырлыкларны лаеклы кичерде, үзен чын офицер кебек тотты.

Безнең идарә командасында өлкән иптәшебезне, зур абзыебызны яхшы сүзләр белән искә алмаган кеше юктыр дип уйлыйм.

Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашам".

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас