Җәмгыять
4 Мая , 17:20

Путин Башкортстанда яшәүче хатын-кызларны бүләкләү турындагы боерыкка кул куйды

Сез кайсыларын беләсез?

Путин Башкортстанда яшәүче хатын-кызларны бүләкләү турындагы боерыкка кул куйдыПутин Башкортстанда яшәүче хатын-кызларны бүләкләү турындагы боерыкка кул куйды
Путин Башкортстанда яшәүче хатын-кызларны бүләкләү турындагы боерыкка кул куйды

Русия Президенты Владимир Путин Башкортстанда яшәүче берничә хатын-кызны югары дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйды.

«Герой-Ана» исеме белән Анжелика Шуматбаева бүләкләнде. «Башсельхозтехника» оешмасының генераль директоры урынбасары Лида Ногаманова «Ватан алдындагы казанышлары өчен II дәрәҗә» медале белән бүләкләнде.

БР Милли яшьләр театры артисты Рушанна Бабич һәм Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт драм театры артисты Динара Каюмова - «Мәдәнияттәге һәм сәнгатьтәге хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнде.

"Юлдаш" радиосының баш мөхәррире Миләүшә Ягафарова «РФ атказанган журналисты» исеменә лаек булды. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас