Җәмгыять
26 Апреля , 14:25

Радий Хәбиров Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү барышы белән танышты

Билгеләп үтәргә кирәк, сүтелгән скульптура сәнәгать зонасы территориясендәге чиста һәм якты ангарда урнашкан.

Радий Хәбиров Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү барышы белән таныштыРадий Хәбиров Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү барышы белән танышты
Радий Хәбиров Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү барышы белән танышты

Русия Сәнгать академиясе фондының реставрация төркеме җитәкчесе Андрей Кудрявцев белгечләрнең һәйкәлне иске буяулардан чистартуы һәм эретеп ябыштырылган җөйләрне эшкәртүләре турында сөйләде. Ачыкланган дефектлар атаклы монументның хәле аяныч булуын күрсәтте.

— Скульптура чуеннан коелган, кызганычка каршы, сыйфаты бик үк яхшы түгел, бик күп шлак ачыкланды. 1967 елдан, һәйкәл куелгач та, ул атмосфера йогынтысына, төрле җилләргә һәм явым-төшемнәргә дучар булган, — диде Андрей Кудрявцев. — Скульптураны чистарту һәм торгызу өчен без иң сакчыл технологияләрне — механик һәм химик технологияләрне кулланабыз.

Исегезгә төшерәбез, Салават Юлаев һәйкәле 2025 елның көзендә сүтелде. Аны реставрацияләүне профессиональ рәвештә Русия Сәнгать академиясе алып бара. Моннан тыш, эш барышын күзәтү советы контрольдә тота, аның составына җәмәгатьчелек фикере лидерлары кергән.

— Без бу катлаулы карарны кабул иткәндә, скульптураның начар хәлдә булуын белә идек. Хәзер без аның начар гына булмавын күрәбез — ул коточкыч хәлдә. Без милли символыбызны теләсә кайсы вакытта югалтырга мөмкин идек. Мондый хәл булмаган өчен Ходайга рәхмәт, — дип белдерде Радий Фәрит улы. — Эшләрне алга таба ничек алып баруның берничә варианты бар. Бүген мин алар турында зур интервью яздырдым. Иртәгә, дүшәмбе көнне, аны киңкүләм мәгълүмат чаралары урнаштырачак. Безнең Геройга һәйкәл үзенең законлы урынына әйләнеп кайтсын һәм тагын йөз ел гына түгел, артыграк та торсын өчен барысын да эшләячәкбез.

Фото: БР Башлыгының рәсми порталы. 

Радий Хәбиров Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү барышы белән танышты
Радий Хәбиров Салават Юлаев һәйкәлен реставрацияләү барышы белән танышты
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас