+3 °С
Облачно


Айгөл һәм Данис Гатиятуллиннарның ике малае һәм бер кызы туган.
Моннан тыш сабыйларны өйдә ике апалары көтә. Шулай итеп, бәхетле гаилә берьюлы зур һәм тату гаиләгә әйләнгән.
Балалар туганда 1700 грамм, 1990 һәм 1700 грамм авырлыкта һәм буйлары 40, 44 һәм 42 сантиметр озынлыкта булган.
Республиканың Саулык саклау министрлыгында өч игезәк балага узу ихтималы 10 меңгә бер очрак туры килә дип белдергәннәр.
Исегезгә төшерәбез, республика Башлыгы Радий Хәбиров 2026 елды "Зур һәм тату гаилә елы" дип иглан итте.