Җәмгыять
24 Апреля , 06:05

Уенчык пистолетларны сатуны тыярлармы?

Башкортстанда балаларга уенчык пистолетларны, автоматларны сатуны тыярга тәкъдим иттеләр.

Уенчык пистолетларны сатуны тыярлармы?Уенчык пистолетларны сатуны тыярлармы?
Уенчык пистолетларны сатуны тыярлармы?

БР Дәүләт Җыелышы – Корылтаеның эш төркеме утырышында балигъ булмаганнарга конструкциясе белән коралга охшаш теләсә нинди әйберләрне, шул исәптән 3 Дж кадәр куәтле пневматикан, закон дәрәҗәсендә сатуны тыю тәкъдиме яңгырады.

   Хәзерге вакыттачын пистолетларга, револьверларга, автоматларга охшаган, әмма корал булмаган мондый эшләнмәләр теркәлми һәм лицензияләнми, аларны сатып алуга яшь чикләүләре юк.Аларны балалар һәм яшүсмерләр маркетплейслар аша ирекле сатып ала ала.

     Әмма мондый   “уенчыклар”  уку йортларында буллинг яки очраклы җәрәхәтләр инструментына әверелә. Уфа мәктәбендә булган вакыйганы искә төшерик: бер укучы мәктәпкә уенчык автомат белән килгән иде. Яшүсмергә карата җинаять эше кузгатылган, хәзер ул өй арестында.

   Эчке эшләр министрлыгының БР буенча полиция участок уполномоченныйлары эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы урынбасары Светлана Валинурова моңа охшаш башка очраклар турында да сөйләде. Үткән атнада Уфада 16 яшьлек яшүсмер дусты белән ачуланышканнан соң пневматик пистолеттан үзенең кулына аткан һәм имгәнгән. Октябрьский шәһәрендә шулай ук 16 яшьлек укучы пневматик пистолеттан фатиры балконыннан ишек алдындагы яшүсмерләргә аткан. Хулиганга карата җинаять эше кузгатылган.

    "Нәтиҗәдә без мондый әйберләрне сату яшен чикләү буенча закон инициативасы белән чыгарга тәкъдим итәбез. Максаты – алар  18 яшькә кадәрге гражданнарга сатуда тыелсын иде”, -  диде Светлана Валинурова.  

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас