Җәмгыять
24 Апреля , 05:50

Әти дә, әни дә эшләсә...

  1 июньнән Русия Социаль фонды ике һәм аннан да күбрәк баласы булган эшләүче әти-әниләргә яңа түләүгә гаризалар кабул итә башлаячак.

Әти дә, әни дә эшләсә...Әти дә, әни дә эшләсә...
Әти дә, әни дә эшләсә...

1 июньнән Русия Социаль фонды ике һәм аннан да күбрәк баласы булган эшләүче әти-әниләргә яңа түләүгә гаризалар кабул итә башлаячак.

     Түләүне балаларга 18 яшь тулганчы яки 23 яшькә кадәр – әгәр алар көндезге бүлектә укысалар – алырга мөмкин.

     Түләүнебилгеләгәндәмөлкәткә комплекслы бәя бирелә, бу бердәм пособие исәпләгәндә башкарылган бәягә охшаш.

     Аны алу өчен берничә шарт үтәлергә тиеш:

  • әти-әни дә(уллыкка-кызлыкка алучылар, опекуннар, попечительләр дә), балалар да РФ гражданнары булырга тиеш;
  • гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге җан башына туры килгән яшәү минимумы ярымыннан (1,5) артмаска тиеш;
  • мөрәҗәгать итүчеНДФЛтүләүчебулып торыргаһәм алдагы елда физик затлар кеременә салым түләгән булырга тиеш;
  • гаиләдә ике яки аннан да күбрәк бала булса – 18 яшькә кадәр яки 23 яшькә кадәр, әгәр алар көндезге укысалар;
  • ата-аналарныңалимент буенча бурычларыбулыргатиеш түгел;
  • ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгәннәр түләүгә дәгъва итә алмыйлар.

    Түләү күләме һәр гаилә өчен — индивидуаль, ул алдагы ел өчен түләнгән салымнар суммасына бәйле. Быел гаризаны 2026 елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр бирергә мөмкин. Моны “дәүләт хезмәтләре”  аша, МФЦда яки Башкортстан буенча СФР бүлегенең теләсә кайсы клиент хезмәтендә эшләргә мөмкин.

    Соцфонд хезмәткәрләре кирәкле мәгълүматларның күбесен мөстәкыйль рәвештә соратып алачак, әмма кайбер белешмәләрне мөрәҗәгать итүчегә шәхсән үзе бирергә туры киләчәк. Түләү елга бер мәртәбә бирелә һәм аңа хокукны ел саен расларга кирәк.

     Бердәм элемтә үзәге: 8 (800) 100-000-01

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас