Баш авыртуына зар белән пациентлар, нигездә, табиб-неврологка бара. Күпләр, бу авырту артында җитди сәбәп яшеренергә мөмкин дип уйламыйча, еллар дәвамында авыртуны баса торган даруларны эчәләр яки түзеп яшиләр.
Табиб-невролог Светлана Заболотная әйтүенчә, баш авыткан очракта медикларга һич кичекмәстән мөрәҗәгать итәргә кирәк булган билгеләр бар:
- Әгәр баш авыртуы кинәт башланып, түзә алмаслыкка әверелсә (моңарчы беркайчан да булмаган кебек) бу борчылу өчен бик җитди сәбәп: мондый авырту инсульт (баш миенә кан саву билгесе) булырга мөмкин.
- Сөйләм бозылу, кул яки аякта хәлсезлек, битнең кыйшаюы яки күзләрнең бер предметны ике итеп күрүе белән бергә күзәтелгән авырту да куркыныч – мондый билгеләр инсульт белән бәйле булырга мөмкин.
- Баш җәрәхәтеннән соң барлыкка килгән баш авыртуы да кичекмәстән игътибар таләп итә, хәтта баштарак хәл түзмәле булып тоелса да...
- Әгәр авырту үзен югары температура һәм башны алга игән вакытта мускулларның киеренкелеге белән сиздерә икән – бу да «кып-кызыл флаг». Менингитка дучар булмавыгызны ачыклар өчен тизрәк табибка бару кирәк.
- Атналар буе көчәя барган авырту да, шулай ук төн уртасында даими уята торган авырту да сезне сагайтырга тиеш: гадәти баш авыртулары алай булмый.
Фото: rmj.ru/articles