

Үз-үзеңне кредитлар алудан тыюны дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә мөмкин. Гражданнарның иминлеген тәэмин итә торган онлайн-сервисларны үстерү «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проекты максатларына туры килә.
- Сервис гражданның шәхси катнашыннан башка кредитлар рәсмиләштерүне тыярга мөмкинлек бирә, бу исә мошенникларның бурыч йөкләмәләрен онлайн рәсмиләштерү мөмкинлеген юкка чыгара, - диләр БР дәүләт идарәсенең Санлы үсеш министрлыгында.
Хезмәт ике календарь көн дәвамында күрсәтелә. Аны рәсмиләштергәннән соң тыю турында белдерү шәхси кабинетка килә, ә аның гамәле белдерү алганнан соң икенче көнне башлана. Үз-үзен тыюга гариза биргән кешеләрдә кредит тарихында махсус билге барлыкка килә. Әгәр ул бар икән, банклар һәм микрофинанс оешмалары кредит яки заемга заявка буенча баш тартырга тиеш.
Үз-үзеңә кредитлар алу тыю куелганмы-юкмы икәнен дәүләт хезмәтләрендә тикшерергә мөмкин. Тыюны теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин – моның өчен дәүләт хезмәтләре Порталы аша электрон имза белән имзаланган тиешле гариза бирергә кирәк. Моны «Госключ»кушымтасында бушлай эшләргә мөмкин.
Фото: pravitelstvorb.ru