Җәмгыять
23 апрель , 07:44

Файдалы уеннар фестивале узачак

   26 апрельдә студентлар кампусында Русиядә беренче Файдалы уеннар фестивале узачак, ул уеннар дөньясын, мәгарифне һәм гейм-индустрияне берләштерәчәк.

Файдалы уеннар фестивале узачакФайдалы уеннар фестивале узачак
Файдалы уеннар фестивале узачак

Бу чара мәктәп укучылары, студентлар, ата-аналар, педагоглар һәм уеннар әзерләүчеләр өчен каралган. Катнашучылар белем бирү уеннарының перспективалары һәм аларның инженерлык фикерләвен үстерүгә йогынтысы турында белә алачак.

   Фестиваль программасында уеннар күргәзмәсе, мастер-класслар, ярышлар һәм эксперт дискуссияләре белән эшлекле программа көтелә. Килүчеләр Русиянең алдынгы студияләре һәм инди-командаларының иң яхшы иҗатын уйный һәм бәяли алачак. Әзерләүчеләр өчен питчинг каралган, анда яшь авторлар үз проектларын тәкъдим итә һәм хөкүмәт һәм партнерлардан ярдәм ала алачак.

Фестиваль шулай ук VR/AR технологияләрен кулланып фиджитал-уеннарны, шахмат һәм тетрис буенча турнирларны үз эченә ала, катнашучылар яңа уеннар булдыру һәм сынау мөмкинлеге алачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас