

Легендар мотоузышчыга мемориаль такта ачтылар.
Белорет шәһәрендә легендар мотоузышчы Габдрахман Кадыйровка (27.01. 41 – 31.07.93 ел) мемориаль такта ачтылар. Соклангыч спорт нәтиҗәләренә ирешкән даһи якташларына бу истәлекле тактаташ чемпионның 1948 елдан тормыш юлы башланган 8нче мәктәп диварында урын алды. Гади генә Белорет малае берничә елдан Европа стадионнарын калтырарга мәҗбүр итәр дип кем уйлаган, ә ?
18 яшендә Габдрахман Кадыйров Уфадагы мотосекциягә килә — һәм әлегә кадәр могҗиза һәм феномен дип аталучы вакыйгалар башлана. Аның дөнья чемпионы титуллары саны буенча рекордын 37 ел уздыра алмадылар.
Бу мәктәпкә кергән, килгән һәр кешене уйланырга мәҗбүр итәр бу тактаташ, яшь буынга көч бирер, максатларга канатлар куяр.