

Күргәзмәдә нефть химиясе, аграр сектор һәм азык-төлек сәнәгате, төзелеш материаллары җитештерү, мебель индустриясе һәм IT-технологияләрне кертеп, төп тармаклар тәкъдим ителгән.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, Башкортстан делегациясе хезмәттәшлекне үстерү, яңа проектлар һәм партнерлар эзләү белән кызыксына. Аның әйтүенчә, Үзбәкстан һәм Ташкент өлкәсе белән элемтәләр ныгый бара. Үзбәкстан ягы вәкилләре, үз чиратында, төбәкләр арасында товар әйләнеше үсеше турында белдерделәр һәм сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча яңа уртак проектлар барлыкка килүгә ышаныч белдерделәр.