Җәмгыять
20 Апреля , 06:43

"Мәскәүнең башкорт сылукае -2026" конкурсы узды

Җиңүче кем? 

Мәскәүдә "Башкорт сылукае -2026" конкурсы уздыМәскәүдә "Башкорт сылукае -2026" конкурсы узды
Мәскәүдә "Башкорт сылукае -2026" конкурсы узды

 Шушы көннәрдә Мәскәүдә «Братеево» мәдәни үзәге белән берлектә Илнур Исламгулов, Фиоза Миндибаева һәм Илфат Әмиров ярдәме белән «Мәскәүнең башкорт сылукае – 2026» / «Мәскәүнең башкорт гүзәле – 2026» матурлык конкурсы узды.

Конкурс җиде катнашучыны — Мәскәүнең югары уку йортларында белем алучы башкорт яшьләре вәкилләрен берләштерде.

Финал кысаларында кызлар милли мәдәниятне белүләрен, иҗади сәләтләрен, сәхнә осталыгын  күрсәттеләр.

Конкурс йомгаклары буенча «Мәскәү сылукае -2026» Гран – при иясе Ленара Солтанова булды (Балтач районы, Русия медицина университеты).

I-че «Мәскәү сылукае - 2026» титулы Полина Яковлевага (Чишмә районы,  Тышкы эшләр министрлыгының Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты) бирелде.

II-че «Мәскәү сылукае - 2026» титулын Лина Хафизова (Уфа шәһәре, М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты) алды.

Чараны РФ Президенты каршындагы Башкортстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәмендә Башкортстан Республикасы студентлары һәм аспирантлары ассоциациясе оештырды. Конкурс Башкортстаннан читтә яшәүче яшьләр арасында башкорт телен, мәдәниятен һәм милли традицияләрен саклауга һәм популярлаштыруга, шулай ук актив студентлар мохитенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. 

Чыганак: Башинформ. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас