Җәмгыять
18 Апреля , 02:40

Май бәйрәмнәрендә отпуск ничек түләнәчәге турында сөйләделәр

Әгәр отпуск акчасы күбрәк булуын теләсәң, эш көннәре күп булган айларны сайлау отышлырак.  

Май бәйрәмнәрендә отпуск ничек түләнәчәге турында сөйләделәрМай бәйрәмнәрендә отпуск ничек түләнәчәге турында сөйләделәр
Май бәйрәмнәрендә отпуск ничек түләнәчәге турында сөйләделәр

Май аенда эшләми торган бәйрәм көннәре отпуск вакытында ялларны озайта, әмма алар өчен түләнмәячәк. Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең эшкуарлык, хезмәт һәм корпоратив хокук кафедрасы өлкән укытучысы Татьяна Голубева РИА Новости агентлыгында шул хакта хәбәр итте.

Эксперт мондый мисал китерде: 1 майдан 14 календарь көнгә отпуск рәсмиләштерсәң, чынлыкта ял бәйрәмнәр хисабына 16 көнгә сузылачак, әмма 14 көнгә генә түләнәчәк. Шул рәвешле, 29 апрельдән 15 көнгә отпуск алганда, гомуми ял вакыты 17 көн тәшкил итәчәк, әмма бары тик 15 көнгә генә түләнәчәк.

Отпуск вакытын сайлау хезмәткәрнең максатларына бәйле. Әгәр отпуск акчасы күбрәк булуын теләсәң, эш көннәре күп булган айларны сайлау отышлырак.

«Әгәр отпуск вакытын озайтырга телисең икән, аны бәйрәм көннәрен исәпкә алып планлаштырырга була: алар эштә булмау чорын өстәмә отпуск көннәрен сарыф итмичә озайтачак», — дип сүзен төгәлләде ул.

Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы, Виктория ДЕМЕШОВА («Альшеевские вести»).

 

Май бәйрәмнәрендә отпуск ничек түләнәчәге турында сөйләделәр
Май бәйрәмнәрендә отпуск ничек түләнәчәге турында сөйләделәр
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас