

Шушы көннәрдә кояшта барлыкка килгән ярык аркасында җиргә магнит давыллары төшәчәк.
Кояш ялкыныннан чыккан җил җиргә кадәр барып җитеп, 2-3 көнгә геомагнит хәлендә торачак. Белгечләр шимбә, 18 апрельдә – 6 баллы магнит давыллары һәм якшәмбе көнне 5 баллы давыллар турында кисәтә.
Штормның актив фазасы дүшәмбе көнне тәмамланачак.
Мондый көннәрдә күпләр үзләрен начар хис итәргә мөмкин: хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары көчәя, кан басымы күтәрелә, йөрәк кага. Кәефе һава торышына бәйле кешеләр гадәттә мондый көннәрдә башы авырту, кәефсезләнү, йокы качу, хәлсезлек кебек билгеләрне аеруча нык сизәргә мөмкин.
Табиблар бу көннәрдә организмга көч китермәскә: тәүлегенә кимендә 7 сәгать йокларга, күбрәк ял итәргә киңәш иткән. Чиста су күбрәк эчәргә: ул кан басымын көйләргә, баш авыртуын киметергә ярдәм итә. Ә менә кофеиннан баш тарту хәерле: чөнки йөрәк һәм кан тамырларына төшә торган йөкне тагын да көчәйтә.