Җәмгыять
16 Апреля , 09:56

Сораштыруда катнашыгыз!

БР Иҗтимагый палатасының вакытлы эш төркеме Уфада Агыйдел яр буендагы куркынычсызлык һәм уңайлыкларны бәяләүне сораштыруны башлый.

Сораштыруда катнашыгыз!Сораштыруда катнашыгыз!
Сораштыруда катнашыгыз!
Сораштыруда  https://clck.ru/3T8Rvz сылтамасы буенча 30 апрельгә кадәр республикада яшәүче теләсә кайсы кеше катнаша ала.
Сораштыруда катнашучыларга аноним рәвештә онлайн режимда алты сорауга  җавап бирергә туры киләчәк.
"Яр буе — теләсә кайсы категория һәм яшьтәге кешеләр өчен ял итү үзәге. Безгә башкаланың бу матур өлешен файдалана алу мөмкинлеге турында халыкның фикерен белү мөһим. Сезнең җаваплар яр буен тагын да яхшырак итәргә булышачак", - ди Башкортстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Кристина Недорезова.
Исегезгә төшерәбез, 14 апрельдә Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасының профильле вакытлы эш төркеме Агыйдел яр буен мониторинглауга кереште. Бу хакта җентеклерәк итеп БР Иҗтимагый палатасы сайтыннан белергә мөмкин.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас