Җәмгыять
14 Апреля , 08:42

“Шәһәрләребез гөлбакчаларга күмелеп утырырга тиеш!”

Радий Хәбиров моны планлы рәвештә эшләргә кушты.

“Шәһәрләребез гөлбакчаларга күмелеп утырырга тиеш!”“Шәһәрләребез гөлбакчаларга күмелеп утырырга тиеш!”
“Шәһәрләребез гөлбакчаларга күмелеп утырырга тиеш!”

Радий Хәбиров моны планлы рәвештә эшләргә кушты.

Башкортстан Башлыгы 21 гасыр бакча-шәһәрләрен булдыруны йөкләде Ул тематик аллеялар булдыруга аерым игътибар бирергә киңәш итте. Төбәк Башлыгы оператив киңәшмә барышында шәһәр һәм район җитәкчеләренең игътибарын территорияләрне сыйфатлы яшелләндерү мәсьәләсенә юнәлтте.

«Яшел Башкортстан» акциясе алдыннан Радий Хәбиров республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Головановага торак пунктларны үзгәртеп коруга планлы рәвештә ирешергә кушты.

"Сезнең министрлык тематик аллеялар идеясен актив, ныклап, актив рәвештә тормышка ашырырга тиеш. Шәһәрләрне теләсә нинди куаклар һәм агачлар түгел, ә матурлыгы белән аерылып торган декоратив сортлар бизәсен. Бу шәһәрләрнең йөзен тамырдан үзгәртә. Муниципалитет башлыклары бу эшнең тамырына төшенергә тиеш. Яшелләндерү һәм ландшафт дизайны буенча белгечләрне чакырырга кирәк, алар барысын да ничек дөрес эшләргә кирәклеген өйрәтерләр. Бездә 21 гасыр шәһәрләре булырга тиеш. Моңа аерым, зур игътибар юнәлтүегехне сорыйм”,– диде Радий Фәрит улы.

 

 

 

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас