

Барыбыз да өмәгә! Көне билгеле!
Бүген Башкортстан хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә зур республика өмәсе көне кайчан уздырылачак, шул көн билгеләнде.
Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирина Голованова сүзләренчә, экологик өмә якындагы шимбәгә — 18 апрельгә билгеләнгән.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына һәм предприятие җитәкчеләренә гражданнарның өмәләрдә катнашуын тәэмин итәргә кушты.
– Кешеләрне чыгарыгыз. Кирәк булса, кешеләрне ике сәгатькә иртәрәк азат итегез, алар җыештырып өлгерсеннәр. Безнең шәһәрләр һәм авыллар чиста булырга тиеш,– диде төбәк җитәкчесе һәм кешеләргә өмә буенча мәгълүмат бирергә кушты.