

Кемнәр кан тапшыра ала?
2026 елның 13-19 апрель көннәрендә Русиядә ел саен 20 апрельдә билгеләп үтелә торган Донор көненә багышланган кан һәм сөяк мие донорлыгын популярлаштыру атналыгы уза.
Донорлык – медицина (дәвалау) максатлары өчен канны, аның компонентларын яки башка тукымаларны һәм органнарны ирекле тапшыру ул.
Билгеле бер шартларны үтәгәндә һәр сәламәт кеше донор була ала. Кан донорлары – 18 яшьтән өлкәнрәк затлар, РФ гражданнары яисә Русия территориясендә кимендә бер ел яшәүче, тән авырлыгы кимендә 50 кг, кан басымы, йөрәк тибеше һәм тән температурасы канәгатьләнерлек күрсәткечләрдә булган, шулай ук табиблар тарафыннан тискәре күрсәткечләре булмаган кешеләр.
Кан тапшырыр алдыннан берничә киңәшне үтәү мөһим:
процедура алдыннан һәм шул көнне майлы, кыздырылган, әче һәм ысланган ризыкларны, казылык эшләнмәләрен, шулай ук йомырка, шоколад, чикләвек, авокадо, чөгендер һәм банан кебек кайбер продуктларны рационнан чыгарырга кирәк.
Кан тапшырырга ике тәүлек кала алкогольле эчемлекләр кулланудан, ә өч тәүлек дәвамында составында аспирин һәм анальгетика булган дарулар кабул итүдән баш тартырга кирәк. Шулай ук процедурага бер сәгать кала тәмәке тартырга, төнге кизү торганнан соң яки югары йөкләнеш чорында кан тапшырырга кирәкми.
Сөяк мие доноры табиблар тарафыннан каршы күрсәтмәләре булмаган, HLA-типлаштыру процедурасын (лейкоцитлар өслегендә тукыма ярашучанлыгы аксымнарын билгеләү өчен генетик тикшеренү) узган һәм аңлы рәвештә ярдәм итәргә теләгән 18 – 45 яшьтәге кеше була ала. Процедура донор өчен куркынычсыз, ә сөяк мие һәм канъясагыч күзәнәкләр ай дәвамында тулысынча тергезелә.
Донорлык – ул шәфкатьлелек һәм теләктәшлек акты. Һәр донор башка кешегә сәламәтлеген һәм гомерен саклап калырга ярдәм итә. Табиблар җәмәгатьчелеге донорлык хәрәкәтендә катнашкан һәм милләтнең сәламәтлеген саклау буенча уртак эшкә үз өлешен керткән һәркемгә рәхмәт белдерә.
Фото: Кан тапшыру станциясе сайтыннан.