Җәмгыять
10 Апреля , 05:25

Җылылыкны үзебез сүндерә алабыз

 Бүлмәләр кояшлы якка караса, фатирда эссе була. Ә бит Башкортстанда яшәүчеләр йортта җылылыкны үзләре сүндерә ала.

Җылылыкны үзебез сүндерә алабызҖылылыкны үзебез сүндерә алабыз
Җылылыкны үзебез сүндерә алабыз

    Урамда апрель, ә фатирда җылыту торбаларына кул тигезеп булмый – кайнар. Бигрәк тә бүлмәләр кояшлы якка караса, фатирда эссе була. Ә бит Башкортстанда яшәүчеләр йортта җылылыкны үзләре сүндерә ала. Сүзебез  шул хакта.

    Әгәр фатирда кирәгеннән артык эссе температура күзәтелсә, фатир хуҗалары, җылылыкны сүндерүне сорап, идарә итүче компаниягә яки ресурслар белән тәэмин итүче оешмага гариза белән мөрәҗәгать итә ала. Аның буенча тикшерү үткәреләчәк һәм карар кабул ителәчәк, дип хәбәр итәләр БашРТСта. 

   Шуны да онытмаска кирәк – әгәр фатирда артык эссе яки салкын булса, моның сәбәбе еш кына йорт эчендәге җылыту системасының дөрес көйләнмәвендә булырга мөмкин. Моның өчен идарәче компания җавап бирә. Ул барлык фатирларда да уңайлы микроклимат булуын күзәтергә тиеш. Иң яхшысы – һава  торышына карап җылылык бирүне үзе җайга сала торган автоматика урнаштыру, дип ачыклык керттеләр оешмада.

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас