

12 апрельгә каршы төндә Уфа телебашнясы Пасха хөрмәтенә бәйрәм утларын кабызачак.
Медиафасадта йолдызлы күк, таң, пасха йомыркалары һәм бизәкләр бер-берсен алыштырачак. Манарада: "Пасха бәйрәме белән!" һәм “Бәхет, тынычлык, иминлек!” дигән сүзләр язылачак.
Быел 25 ел тула торган Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре (РТРС) Башкортстанда яшәүчеләрне Якты Пасха белән шул рәвешле котларга карар кылды.
Пасха – христианнарның төп бәйрәме. Ул яңаруны, тормыш һәм яхшылыкның җиңүен символлаштыра. Бу көнне якыннарың белән өстәл артына җыелып, бер-береңә куличлар һәм буялган йомыркалар бүләк итү гадәте бар.