Машинада тиешеннән шәбрәк йорисезме? Юкка. Шәп йөрү штраф булып әйләнеп катуы бар. 2026 елда тизлекне арттырган өчен нинди штрафлар каралган? Күз салыйк.
Штраф күләме ике факторга бәйле – тизлекне күпмегә арттыргансыз һәм бу арттыру соңгы елда ничәнчесе? Санкцияләрне регламентлаучы төп документ – РФ административ хокук бозулар турында Кодесның 12.9 маддәсе. Штраф түләгәндә экономияләргә телисез икән, аны 30 көн эчендә түләгез. 25% ташлама булачак. Әмма бу барлык очракларда да эшләми.
Шулай итеп, тизлекне арттырган өчен нинди штрафлар каралган:
- Сәгатенә 20-40 км арттыру – 750 сум штраф. Кабат арттырсаң – шул ук сумма.
- Сәгатенә 40-60 км арттыру – беренче хокук бозу өчен 1500-2250 сум штраф. Икенчегә тотылсаң, әгәр инспектор туктатса – 3000-3750 сум. Камерага эләксәң – 3000 сум. Ташламалар юк.
- Сәгатенә 60-80км арттыру – 4-6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәләр яки 3000-3750 сум штраф саллар. Кабат хокук бозсаң – инспектор туктатса, 1 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкин, камерага эләксәң – 7500 сум штраф каралган.Ташламалар юк.
- Сәгатенә 80 кмдан артып китү – 7500 сум штраф яки 6 айга правадан мәхрүм итү.Әгәр инспектор туктатса, эшне суд карый. Кабат хокук бозсагыз, правадан 1 елга мәхрүм итү яки 7500 сум штраф каралган. Ташламалар юк.
Тизлек режимын өченче тапкыр бозу җинаять җаваплылыгына китерергә мөмкин. Юл йөрү кагыйдәләрен үтәгез!