

Күп фатирлы йортта яшәүчеләр кичке сәгать унбердән соң шауларга – ремонт эшләргә, җыр-музыка кабызып, күршеләргә комачауларга ярамавын яхшы беләдер. Болардан тыш фатирда кер юю машинасы кабызган өчен дә штрафлар турында кисәтәләр.
Юрист Рубен Овсепян: “Кер юу машинасын төнлә кабызган өчен 5 мең сумга кадәр штраф яный. Тавышы гражданнарның тынычлыгына комачауларга мөмкин,- дип кисәтә. - Мәскәүдә кичке тынлыкны бозган өчен кисәтү яки 2 мең сумга кадәр штраф яный. Әгәр нык тавышланып эшли торган булса, көчле вибрация тудырса, башкалада бу административ хокук бозу составына эләгә.
Петербургта мондый штрафлар күбрәк, алар 5 мең сумга җитә. Бу – ил буенча иң югары күрсәткечләрнең берсе”.
Башкортстанда да “тынлык кагыйдәләре” гамәлдә: төнлә тавышланырга ярамый, көндез шау-шулы ремонт эшләре “тихий час”та тыела.
Ял һәм бәйрәм көннәрендә төнге тынлык режимы – 23:00дән 9:00гә кадәр. Яңа төзелгән йортлар өчен искәрмә ясалды: йортны тапшырганнан соң беренче 1,5 ел эчендә көндезге “тихий час”ка чикләүләр гамәлдә түгел. Бу йортта яшәүчеләр ремонтны тәмамлап өлгерсен өчен каралган.