Җәмгыять
10 апрель , 05:40

Газга түләгәндә ничек экономияләргә?

Коммуналь хезмәтләргә хаклар даими артып торган заманда яшибез. Күпләрне: “Коммуналка” түләүләрендә ничек экономияләргә?” дигән сорау борчый. Урынлы уйлану.

Газга түләгәндә ничек экономияләргә?Газга түләгәндә ничек экономияләргә?
Газга түләгәндә ничек экономияләргә?

     Коммуналь хезмәтләргә хаклар даими артып торган заманда яшибез. Күпләрне: “Коммуналка” түләүләрендә ничек экономияләргә?” дигән сорау борчый. Урынлы уйлану. Тиздән Башкортстанда җылыту сезоны тәмамлана. Күп кенә кешеләр өчен бу – коммуналь ресурсларны түләүгә яңача карау өчен сәбәп тә.

    Ә әлегә ничек итеп газга түләгәндә экономияләргә мөмкин булуына тукталабыз. “Газпром межрегионгаз Уфа” компаниясе белгечләре искәртүенчә, газ өчен түләүләрне дөрес итеп контрольдә тоту бурычлар, нигезсез чыгымнар булдырмаска ярдәм итә.

   Күпчелек финанс проблемаларын булдырмый калырга ярдәм итә торган төп кагыйдә үзгәрешсез кала – бу  түләү дисциплинасы.

    Абонентлар кулланылган табигый газ өчен түләүне исәп-хисаптан соң киләсе айның 15нче числосына кадәр кертергә тиеш. Исәпләү приборлары күрсәткечләрен тапшыруга килгәндә исә, моны агымдагы айның 25енә кадәр эшләргә кирәк. Бу срокларны үтәү пенялардан, яңадан исәпләү белән бәхәсле хәлләрдән качарга мөмкинлек бирә.

    Шәхси газ счетчикларын куллану ресурс чыгымын контрольдә тотуны гадиләштереп кенә калмый, ә арттырылган исәпләүләр ихтималын да киметә. Әмма җиһазларның төзеклеген күзәтеп торыгыз: әгәр тикшерү вакыты чыккан булса яки прибор төзек булмаса, түләү автомат рәвештә билгеләнгән нормативлар буенча исәпләнә башлый. Бу гаилә бюджеты өчен отышлы түгел.

     Шуны да онытмагыз: счетчик күрсәткечен даими тапшырмасаң, түләү башта уртача айлык күләмдә исәпләнә, ә аннары нормативларга күчә.

    Газ өчен түләргә һәм счетчик күрсәткечләрен тапшырырга бүген үзең өчен дә, өлкән яшьтәге туганнарың өчен дә: “Минем газ” мобиль кушымтасы аша яисә компания сайтында (www.bashgaz.ru.) шәхси кабинет аша да мөмкин.

     Заманчатехнологияләргә өстенлек бирүчеләрөчен кәгазь квитанцияләрдән баш тарту мөмкинлеге каралган.Хезмәтнерәсмиләштерүөчен гариза бланкын “Газпром межрегионгаз Уфа” җаваплылыгы чикләнгән оешма сайтында “Абонентның шәхси кабинеты”нда яки “Минем газ” кушымтасы аша күчереп алу һәм тутыру да җитә. Электрон почта адресын күрсәтергә онытмагыз, түләү документы шунда киләчәк.

    

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас