Җәмгыять
10 Апреля , 09:40

“Гаиләләр бер-берсенең таянычын сизәргә тиеш”

Башкортстан гаиләләрен "Сәламәт гаилә-көчле Русия" Бөтенрусия спорт фестиваленә кушылырга чакыралар.

“Гаиләләр бер-берсенең таянычын сизәргә тиеш”“Гаиләләр бер-берсенең таянычын сизәргә тиеш”
“Гаиләләр бер-берсенең таянычын сизәргә тиеш”

Башкортстан гаиләләрен "Сәламәт гаилә-көчле Русия" Бөтенрусия спорт фестиваленә кушылырга чакыралар.

    «Күп балалы Русия» проекты гаиләләрне 2026 елда «Сәламәт гаилә — көчле Русия» Бөтенрусия спорт фестиваленең яңа сезонына чакыра. Фестиваль илнең төрле төбәкләреннән килгән гаиләләргә актив тормыш рәвеше идеяләре, гаилә спорт традицияләре һәм уртак казанышлар тирәсендә берләшү мөмкинлекләрен ача.

    Фестиваль үсә һәм географиясен киңәйтә. 2025 ел сезонында аңа Русиянең 74 төбәгеннән гаиләләр кушылды, ә конкурсларга 1300 гә якын фото - һәм видеоэшләр тапшырылды. Фестиваль финалында Мәскәүдә бүләкләрне илнең төрле почмакларыннан дистәләгән гаилә алды.

   “Гаиләләр бер-берсенең таянычын сизәргә тиеш. Сәламәт һәм актив гаилә культурасы шулай формалаша”, ди “Күп балалы Русия” проекты җитәкчесе Наталья Карпович.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас