Җәмгыять
10 Апреля , 14:15

БАГСУ ачык ишекләр көненә чакыра

 20 июньдә башланачак кабул итү кампаниясе алдыннан Башкортстан Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт идарә хезмәте академиясе булачак студентлар өчен үз ишекләрен ача.

БАГСУ ачык ишекләр көненә чакыраБАГСУ ачык ишекләр көненә чакыра
БАГСУ ачык ишекләр көненә чакыра

 20 июньдә башланачак кабул итү кампаниясе алдыннан Башкортстан Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт идарә хезмәте академиясе булачак студентлар өчен үз ишекләрен ача.

   Чара 2026 елның 16 апрелендә 14:00 сәгатьтә  башлана. Уку йорты укучыларны, көллиятне тәмамлаучыларны һәм аларның ата-аналарын көтә. Чарада катнашучылар БАГСУ ректоры һәм деканнары белән очраша, кабул итү-2026 кагыйдәләре, уку юнәлешләре һәм эшкә урнашу мөмкинлекләре турында белә алачак.

    Чара программасында - БР Дәүләт Җыелышы-Корылтаена эксклюзив экскурсия. Абитуриентлар республика законнарының ничек кабул ителүен күрәчәк һәм дәүләт хезмәткәрләренең эш масштабын бәяләячәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас