Җәмгыять
9 апрель , 05:55

«Балалар – безнең киләчәк»

Уфада «Балалар – безнең киләчәк» дип исемләнгән үзенчәлекле чара узды. Ул «Бәдән ни дәшә?» проекты кысаларында Казан шәһәрендә эшләп килүче «Әниләр клубы»ның күчмә очрашуы форматында оештырылды.

«Балалар – безнең киләчәк»«Балалар – безнең киләчәк»
«Балалар – безнең киләчәк»

Уфада «Балалар – безнең киләчәк» дип исемләнгән үзенчәлекле чара узды. Ул «Бәдән ни дәшә?» проекты кысаларында Казан шәһәрендә эшләп килүче «Әниләр клубы»ның күчмә очрашуы форматында оештырылды.

Заман башка заң башка диләрме әле? Чыннан да шактый тиз үсешкән һәм үзгәреш кичергән чорда бала үстерү, аңа дөрес тәрбия бирү җиңел эш түгел. Үз тәҗрибәсе белән бик теләп уртаклашырга әзер торсалар да, еш кына өлкәннәрнең киңәше килешеп бетми. Бүгенге көндә акыллы, заманча әни булу, шул ук вакытта, тамырларыңнан аерылмыйча, туган телеңне балаңа тапшыра алу югары осталык, рухи көч һәм вакыт таләп итә.

Кибет киштәләре сыгылып торганда балаларның физик, рухи сәламәтлеген ничек сакларга һәм ныгытырга? Ислам дине кануннары буенча бала тәрбияләү үзенчәлекләре нидә? Мегаполиста туган телендә сөйләшүче бала үстереп буламы? Мактау баланы бозамы? Яшүсмерләргә ничек терәк булырга? Шушы һәм башка бик күп сорауларга җавап яңгыраячак дип вәгъдә ителгән чарага журналист түгел, ә күбрәк ике бала әнисе буларак бардым мин. 

Очрашу журналист, филология фәннәре магистры, Казанда эшләп килүче «Әниләр клубы» һәм «Әниләр марафоны» проектлары авторы Динара Әхмәтнең чыгышы белән башланып китте. Интернеты булган һәр кеше кайчан булса да бер “Әниләр марафоны”на юлыккандыр, үзе катнашмаса да, таныш-белешләре, дус-туганнары катнашкандыр. Нидән гыйбарәт соң ул? Һәм кайчан башланып киткән? Башта сүз шул хакта булды.

Декрет ялында нәни баласын багучы яшь әни буларак төрле сорауларга тарыгач, башлап җибәргән икән бу эшне Динара.

–Нинди генә мәгълүмат эзләсәң дә, русча, ә милләт өчен янып йөрүче кеше буларак миңа татарча мәгълүмат кирәк иде. Уйлана башладым һәм җаен таптым: үземне борчыган сорауны сәхифәмә язып куям да, тәҗрибәле әниләр аны укып, үз аккаунтларында җавап бирәләр. Шул рәвешле аралашучылар күбәйде, контент үсте. Марафонның шул ягы яхшы – ул тәртипкә өйрәтә. 21 көн дәвамында көн саен яза торгач, блогерга әйләнеп киткән әниләребез дә бар. Сорауларга да җавап табыла, әниләр дә үзара таныша, аралаша. Барысы да яхшы кебек, тик тора-бара җанлы аралашу җитми башлады. Безнең Кабан күле янында тарихи тал бар. Китап сөючеләр шунда очрашу үткәргәнен күреп алдым да үз форматымда әниләр белән очрашу оештырырга булдым. 5 кенә кеше булса да таба алырмын әле дидем. Ә чынлыкта без 18 (!) кеше җыелдык. Аннан китте инде...  Психолог, педиатр, фитнес-тренер, гинеколог кебек төрле өлкәдәге белгечләр белән татар телендә аралашу, тәҗрибә уртаклашу, – дип үз эшчәнлеге белән таныштырды Динара.

Проектның презентациясен караганда мин аның Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге каршында эшләп килүче “Бәдән ни дәшә?” белән чыннан да аваздаш булуын күрдем.

Ә әлеге очрашуда спикер буларак җыелган әниләр каршында медицина фәннәре кандидаты, югары категорияле табиб, педиатр, республика балалар хастаханәсе гастроэнтерологы, БДМУның госпиталь педиатрия кафедрасы ассистенты, «Иң яхшы педиатр – 2025» исеменә лаек булган Гөлнара Якупова чыгыш ясады.  

Ана сөтенең файдасы, туклануда төрлелек һәм баланс, режим саклау турында сөйләде белгеч. Балаларны иртән торгач, бер сәгать эчендә ашарга гадәтләндерергә кирәклегенә аерым тукталды. Бер сәгать эчендә ашамасаң, организмны уяту өчен җаваплы картизол гармоны мускулларны “ашый” башлый икән.

–Гомумән, балаларны дөрес ашарга гына түгел, дөрес чәйнәргә дә өйрәтергә кирәк. Чөнки аларның күбесе чәйнәп тә тормый диярлек йота. Я ул телефонда утыра, ә телевизор каршында ашый. Бу да бик начар күренеш. Юкка гына безне дәү әниләр “кырык тапкыр чәйнә” дип өйрәтмәде бит. Санап утырырга түгел, ә ашыкмый ашау дигән сүз бу, – диде Гөлнара Миннехаҗип кызы. 

 Кыздырылган ризыкның, кока-кола, чипсыларның зыяны турында да, чистартылган көнбагыш маен түгел, ә нәкъ хуш исле чистартылмаганын кулланырга кирәклеген дә кат-кат кабатлады. Чөнки беренчесендә организмда ялкынсыну барлыкка китерүче Омега-6 нык күп икән. Моннан тыш, кеше көн саен баш бармак зурлыгында ак май ашарга тиеш. Шулай ук чикләвек, сыр, эремчек...

 Табиб ханымны тыңлаганда әледән-әле үземне бер уйда “тоттым”. Мин боларның барысын да беләм бит! Бу хакта күп сөйлиләр, күп язалар, тик нишләп минем суыткычта һаман чистартылган көнбагыш мае икән соң?..  Зәйтүн, карабодай, кабак майларын бер алдым да оныттым... Кибеттәге акцияләргә түгел, сәламәтлеккә төп игътибар бирү – әни буларак минем бурычларымның берсе. Һәм моны онытырга ярамый.

Ә шулай да балаларым алдында иң зур бурычым булып аларны Аллаһка таянырга өйрәтү тора икән. 25 ел Кувейтта яшәп, гарәп телен өйрәнгән шәригать фәннәре докторанты, ислам хокукы буенча магистр, ислам финанслары буенча белгеч Зөлфия Ханова үзенең чыгышында шуңа басым ясады.

Бала тугач иң башта ата-анасына тотына һәм таяна. Безнең бурыч аны Аллаһка таянырга өйрәтү. Дин кануннарына, дөрес тубыкланып намаз укырга, тагын нидер эшләргә өйрәтергә генә түгел, ә Аллаһка таянырга өйрәтергә тиешбез. Бу аның өчен иң ныклы таяныч. Аллаһ һәрвакыт аның янында икәнлеген аңлаганда һәм белгәндә кеше үзен куркынычсызлыкта дип хис итә. Бу аңа үсешергә, алга омтылырга стимул бирә. Чөнки ул Аллаһтан ярдәм сораячак, ныгыначак, көчле булачак.

Яшь буынның өлкәннәргә мөнәсәбәтен күрәсезме? Өстенлекләр алышынды бит. Элек өлкәннәр югарыда иде, хәзер балаларны күтәрәбез.  Ә дин өлкәннәрне хөрмәт итәргә, кечеләрне курчаларга өйрәткән. Дин көчле булганда, җәмгыять тә сәламәт булган. Дин артка күчкәч, тәрбия дә арткы планга калды. Бүген әти-әниләр баланы төрле яклап мөмкин кадәр күбрәк үсештерергә омтыла. Түгәрәкләргә, секцияләргә йөртәләр, ә дини тәрбия онытыла. Беләсезме, Кувейтта Мәгариф министрлыгы “Тәрбия министрлыгы” дип атала. Чөнки алар кеше башта тәрбия алырга тиеш, тәрбияле кеше генә белемле булырга омтыла дип саный.

Ә иң мөһиме, “балалар – безнең киләчәк” дигән сүзләрнең тирән мәгънәсен ачып салды чыгыш ясаучы.

– Без мәңгелек түгел. Һәм үзебездән соң фани дөньяда өч әйбер калдыра алабыз: башкалар кулланырлык сәдака, белем яки безнең өчен дога кылырлык балалар. Мәчеткә барып хәзрәтләрдән дога укуны сорарга түгел, ә үз балаларыбызны дога кылырга өйрәтеп калдырырга тиешбез. Бу безнең “киләчәккә “вклад” булачак, – диде ул.

Бу чыгыштан соң чумган тирән уйлардан бүгенге тормышка психолог, тележурналист, татар җәмәгатьчесе Гөлшат Сафина кайтарды.

Соңгы вакытта кызу бәхәсләргә этәрүче “Балаларны мактарга ярыймы?” дигән сорауны күтәрде ул. “Кем бу баланы очындыру дип саный?” диюгә залдагы бер яшь әнинең кайнанасын атавы үзе үк әлеге теманың буыннар арасындагы каршылыкка да сәбәпче булуын күрсәтеп тора.

–Башлангыч этапта балага үз-үзеңә ышанычны без – әти һәм әнисе генә бирә алабыз.“Син булдырасың! Синең кулыңнан килә”, “Син булдырмасаң, кем булдыра” дигәнне ишетеп үскән балалар “Җебегән кул” яки “Пешмәгән!”дигәнне ишетүчеләргә караганда күпкә тәвәккәлрәк булып үсәләр. Мин катырак әйтеп, үз баламны кимсеткәнмен икән, ул баланы башкалар ничек хөрмәт итсен дә, ул үз-үзен ничек хөрмәт итсен? Менә шушы сорауны без үз-үзебезгә ешрак бирергә тиешбез, – диде ул үз чыгышында.

Шулай ук урынлы һәм дөрес мактау турында да, дөрес ачулану турында да сүз булды. Ачуы нык чыкканда да кем-кем, ә әни кеше авызын үлчәп ачарга тиешлеген кисәтте психолог.

Чыгышының аерым өлешен белгеч яшүсмерләр темасына багышлады. Баланы вакытында күкрәктән аерган кебек үзеңнән аерырга кирәклеген,  үсмерләрнең “холык күрсәтүе” сепарация, ягъни баланың ата-анадан аерылу процессының табигый рәвештә башлануы икәнен аңлап, аны кабул итәргә һәм сабырлык белән үткәрергә чакырды.

–12-13 яшьтә балалар безне авторитет итеп кабул итми башлыйлар. Моңа әзер булырга һәм тыныч кабул итәргә кирәк. “Бенең заманда...!” “Ә менә без!...” кебек чагыштыруларның файдасы булмаячак, – диде ул.

Һәм инде соңгылардан булып яшь әни, татар җәмәгатьчесе Альбина Юнысбаева чыгыш ясады. Ул үз мисалында башкалада кечкенә кызын туган телгә өйрәтү серләре белән бүлеште. Татарча сөйләшә торган курчаклар, уенчыклар, китаплар турында сөйләде. Альбинаның чыгышы биләүдәге сабыена русча эндәшкән әниләрне уйга салмый калмагандыр. Нарасыеның туган телен белүе бары тик аның кодрәтендә бит. Ә сабый үсеп балалар бакчасына, аннан мәктәпкә киткәч, Альбина да, аның кебек башка әниләр дә телне гаиләдә генә саклап булмавын, аның өчен мохит тә кирәклеген аңлар... Һәм яңа сораулар туар, яңа тәҗрибә уртаклашулар булыр.

Ә йомгаклап әлеге чара турында нәрсә әйтәсе килә? Ул минем төп вазифам әни булу икәнен тагын бер кат исемә төшерде. Көндәлек эш-мәшәкатьләр белән чаба торгач, кайвакыт моның ни дәрәҗәдә зур җаваплылык икәне онытылып та китә икән шул. Ә вакыт үтә, балалар үсә. Бүген эшләнмәгән эшләрне, бүген әйтелмәгән сүзләрне аларга иртәгә инде әйтүнең кирәге дә калмаска мөмкин. Нәкъ шул күзлектән караганда мондый чараларның әһәмиятен, мөһимлеген аңлатып бетерерлек тә түгел. Башлап җибәрүчеләргә, оештыручыларга “Афәрин!” дияргә кирәк.

Эльмира Ибраһимова.

Илдар Еникеев фотосурәтләре. 

«Балалар – безнең киләчәк»
«Балалар – безнең киләчәк»
«Балалар – безнең киләчәк»
«Балалар – безнең киләчәк»
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас