Оештыручылар хәбәр итүенчә, акциядә катнашу өчен рәсми сайтта, шулай ук төбәк мәгълүмат порталлары һәм мәдәният учреждениеләре аша теркәлергә кирәк. Рәсми сайтта офлайн-форматта катнашу өчен үзеңә кирәкле мәйданчык сайларга мөмкин.
«Тоталь диктант» акциясе 18 апрельдә Уфа вакыты белән 13:00 сәгатьтә башлана.«Тоталь диктант»та онлайн-форматта да катнашырга мөмкин. 18 апрельдә көн дәвамында теләге булганнарның барысы да сайтка кереп, онлайн форматта диктант яза ала. Уфада генә түгел, Стәрлетамакта, Салаватта, Нефтекамада, Бөредә, Мәләвездә, Ишембайда, Туймазыда һәм башка авыл, калаларда оештырла.
Тәүге «Тоталь диктант» 2004 йылда Новосибирск дәүләт университетының гуманитар факультеты студентлары белән үткәрелгән. 2025 елда чара, 1,3 миллионнан артык кешене берләштереп, 112 илне үз эченә алды. «Тоталь диктант» проекты Русия Федерациясе Хөкүмәтенең «Фәнгә тугрылык өчен» һәм «Мөмкинлекләр иле» номинациясендә премияләренә лаек, бу аның алдынгы ирекмәнлек хәрәкәте буларак статуска керүен дәлилли.
Башкортстанда «Тоталь диктант» – ул дөрес язу һәм пунктуация кагидәләрен белүне тикшерү генә түгел, гомум Русия мәдәни диалогына кушылу мөмкинлеге дә. Башкортстан тел төрлелеген саклауга һәм гражданнар бердәмлеге, интеллектуаль үсеш һәм социаль мобиллек нигезе буларак рус теленең статусын ныгытуга максат итеп куелган проектларны һәрчак хуплау ягында.