Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 апрель , 17:39

Башкортстанда 300 яшь белгеч җыелачак

Башкортстанда 300 яшь белгеч җыелачак
Башкортстанда 300 яшь белгеч җыелачак

 24-25 апрель көннәрендә Башкортстан Республикасы Башлыгы академиясе базасында сәяси идарә һәм дәүләт хезмәте өлкәсендәге яшь белгечләрне берләштерәчәк зур чара узачак.

Сүз яшь политологларның, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең республика форумы турында бара.

Форум кысаларында шулай ук Бөтенрусия яшьләр проектлары конкурсы узачак, анда һәр катнашучы үзенең социаль инициативасын тәкъдим итә һәм 600 мең сумга кадәр грант ярдәме ала алачак.

Автор: Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас