

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Язлар яңа бәхет, яхшы яңалыклар алып килер. Үткәндә тырышканнар эзсез калмас. Ниһаять, сезнең урамда да бәйрәм булачак. Оялып торырга кирәкми, бу сезнең эшегезнең нәтиҗәсе.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Үгезбозаулар үзләренең тугры һәм гадел булулары белән аерылып тора. Сез һәрвакытта дөреслек яклы һәм бу сезнең көчле ягыгыз. Агым уңаена агарга кирәкми, үз сүзегездә торыгыз.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Урамда чүп күрсәк, “Башка кеше алып куяр әле,” – диябез. Кемгәдер ярдәм кирәк булса, “Башка кеше булышыр әле,” – дип узып китәбез. Җаваплылыкны башкалар өстенә куймагыз, үзегездән башлагыз.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Кемгәдер киңәш бирү, өйрәтер алдыннан, әлеге тәҗрибәне үзегезгә узарга кирәк. Башкалар үзгәрсен дисәгез, үзегездән башлагыз. Сездәге уңай үзгәрешләрне күреп, якыннарыгыз да үз-үзен тотышын алыштырыр.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Яз үзгәреш җилләрен алып килә. Беренче булып, гардеробыгызга күз салыгыз. Кибетләргә барып яңа киемнәр алып, кәефегезне күтәрегез. Йолдызлар сезгә ачык төсле киемнәргә игътибар итәргә киңәш итә.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Еш кына без тормышны яисә дөньяны гаепләргә яратабыз. Тик һәрбер кеше шул дөньяны үзенчә күрә һәм үзенчә бәяли. Нәтиҗәдә бер үк әйберне төрле кеше үзенчә аңлата. Үзегез өчен бары матур тирәлек тудырыгыз.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Якын вакытта дусларыгыз белән арагыздан кара мәче үтәргә мөмкин. Шуңа гайбәтләрдән өстен булыгыз, берничә еллык дуслыгыгызны чит сүз аркасында чүплеккә ташламагыз.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Зур суммалы әйберләр алырга уйлаган Чаяннар өчен уңышлы көн. Күптән акча җыеп, ләкин алырга куркып йөргән булсагыз, борчуларыгызны онытыгыз. Көн азагында якын кешегез бүләк әзерләргә мөмкин.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Сөйгән ярыгыз белән арагыз суынырга мөмкин. Бер-берегез белән сөйләшмәгәнгә күрә, һәрберегез үз нәтиҗәсен ясый бит. Мәхәббәт учагына ялкын өстәгез, дөрләп янып китсен.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Тормышта кыенлык килеп чыкканда без я песи сыман качабыз, я горур арыслан сыман алар каршысына барабыз. Йолдызлар сезгә ешрак икенче юлны сайларга киңәш итә.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый” шигырен хәтерлисезме? Менә шундагы кечкенә малай сыман тотарга кирәк булыр үзегезне. Урамдагы якты кояш, дуслар бик дәшсәләр дә, эшне калдырып чыгарга кирәкми.
Балык (19 февраль – 20 март)
Тормыш куб фигурасы сыман: аның бик күп төрле яссылыклары бар. Кеше яши-яши бер яссылыктан икенчесенә күчә, ә кемдер гомер буе бер урында кала. Тик сез алар рәтендә түгел.
Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы. Люция Дистанова, "Буздякские новости".